Наилә ХӨСӘЕНОВА: «Шомырт чәчәк аткан су буенда»

Шомырт чәчәк аткан су2 буенда,
Хәтерләтеп яшьлек хисләрен.
Хуш исләрен тирә-якка сибә,
Искә төшереп җәйнең кичләрен.

Син елмаеп сузган идең шомырт,
Олы мәхәббәтең бүләген.
Күзләреңдә күрдем зур бер сорау -
Шиңдермәскә сөю чәчәген.

Безнең сөю көчле иде ул чак,
Югалтулар истә юк иде.
Мин уйламый идем синсез дөнья барын,
Синең хыялың бары мин идем.

Ике йөрәк бергә тибә иде,
Шомырт исләренә исереп.
Бәхетебез безнең кулда иде,
Без ярата идек тилереп.

Кем гаепле инде, икебезме,
Шомырт чәчәкләре шиңгәнгә?
Әллә суык җилләр, әллә күзме тиде,
Без аерылдык икәү мәңгегә.

Хәзер ялгыз төшәм су буена
Шомырт чәчәк аткан кичләрне.
Ак чәчәкләр ботакларын җәеп,
Саклый кебек безнең эзләрне.

Синең сузган шомырт бәйләмең
Безнең хәтерләрне бәйләде.
Сизәсеңме, минем йөрәк ничек тибә,
Ә синеке — мине көтәме?

Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1112

Комментирование запрещено