Профилактика авыруларны булдырмаска ярдәм итә

DSCN5982а

Семинарда катнашучылар (уртада) — Александр Муравец, (уңнан сулга беренче) Екатерина Выровцева.

Бүген төрле чирләр баш калкытып торганда, кайберләренең хәтта исемнәрен дә белмәгән һәм ишетмәгән заманда, матбугат чараларында медицина темасының, табиб киңәшләренең яктыртылуы аеруча мөһим.

“Сәламәт губерния”  (“Здоровая губерниЯ”) проекты кысаларында үткән “Массакүләм матбугат чаралары көзгесендә җәмгыять сәламәтлеге проблемасы” дип аталган семинар нәкъ шушы темага багышланган иде.

Самараның Журналистлар йортында үткәрелгән бу ча­рада шәһәр һәм өлкә районнарында нәшер ителүче басмаларның җитәкчеләре катнашты. Алар социаль әһә­мияткә ия булган инфекцияле авырулар, илебездә һәм регионда бу авыруларга нинди профилактика үткәрелүе, бу эштә журналистларның нинди роль уйнавы турында медицина белгечләре белән очрашып сөйләштеләр.

Туберкулез белән көрәшү буенча Лилли партнерлыгы программасы җитәкчесе Михаил Волик Мәскәүдән турыдан-туры элемтәгә чыгып, бүгенге заманның инфекцияле авырулары белән таныштырды һәм журналистларга алар турында җәмгыятькә ничек дөрес итеп җиткерү турында сөйләде.

Өлкә медицина профилактика үзәге баш табибы Александр Муравецның чыгышы да кызыклы булды.

- Гади профилактика үт­кәрү социаль әһәмияткә ия булган авыруларның күбесен булдырмаска ярдәм итә. Шуңа да табиб­ларга даими күренеп, тикшеренеп торырга кирәк, — диде ул.

DSCN5982а

Семинарда катнашучылар (уртада) — Александр Муравец, (уңнан сулга беренче) Екатерина Выровцева.

Белгечкә сораулар да байтак булды, семинарга районнардан килүчеләр аеруча җирле халыкны борчыган сорауларны күтәрделәр: хастаханәләрдә белгечләр җитешми, кайбер районнарда бу медицина уч­реждениеләре тиешенчә җи­һаз­ландырылмаган, медицина те­масын яктыртуда мәгъ­лүмат аз. Александр Владимирович аларның барысына да тулы җавап һәм файдалы киңәш­лә­рен бирде.

Муниципаль газеталарның баш мөхәррирләре “Сәламәт губерния” проектында катнашу тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы оештырган әлеге проект региональ икътисади үсеш, инвестицияләр һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылып килә. Кинел районының “Междуречье” дип аталган мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ирина Мурашкина төрле басмаларның сәламәт яшәү рәвешенә багышланган рубрикалары, махсус язмалары белән таныштырды.

Большая Черниговка ра­й­онының “Степной маяк” газетасы редакциясе сәламәтлек профилактикасы үзәгенә әй­ләнгән икән. Бу турыда аның баш редакторы Галина Набатова сөйләде.

- Без газета укучыларыбызны атнага бер мәртәбә бергә йөгерергә чакырдык. Баштан бу акциядә редакция хезмәткәрләре генә катнашса, тиздән инде байтак укучыларыбыз да килеп кушылды. Газетабыз битләрендә сәламәт яшәү рәвеше турында рубрика да алып барабыз һәм ул бик популяр, — диде ул.

Ә Жигулевскида нәшер ителү­че “Жигулевский рабочий” газетасы шәһәрдә массакүләм зарядкалар үткәрергә тәкъдим иткән һәм бу акцияне башлап җибәрергә күп көч куйган.

“Беренче “зарядка”быз чын спорт бәйрәменә әйләнде һәм бу традициягә әверелер дип уйлыйбыз”, — дип сөйләде басманың баш редакторы Елена Гураевская.

“Чапаевский рабочий” газе­тасының баш редакторы Людмила Петрихина Чапаевскиның халыкара “Сәламәт шәһәрләр” проектында катнашуы белән горурлануын белдерде һәм үзләрендә үткәрелгән чаралар белән таныштырып үтте.

Самара университетының журналистика теориясе һәм тарихы кафедрасы доценты Екатерина Выровцева семинарга йомгак ясап, медицина һәм сәламәтлек проблемалары буенча язмаларның тематик структурасын билгеләде һәм журналистлар белән табиб­лар­га социаль партнерларга әве­релү юлларын тәкъдим итте. “Матбугат һәм медицина хезмәткәрләре бер принцип буенча эшли: иң мөһиме — кешегә зыян китермәү”, — диде ул.

Чара кызыклы һәм эчтәлекле булды, анда катнашучылар мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 831

Комментирование запрещено