Самарда Сабан туе

82-300x199Котлы булсын, гөрләп узсын

Бүгенге бәйрәм көне!

Һәр ел саен уза тора,

Төштә күргән шикелле.

Уеннар да, җырлар да күп,

Бергәләп күңел ачыйк.

Көчле алкышлар астында

Ягез, бәйрәмне башлыйк.

Сабан туе – хезмәт туе,

Уңыш, сөенеч туе.

Бердәм булып, бергәләшеп

Күңел ачыйк көн буе.

Һәр җиңү — яңа сөенеч,

Назлы сүз — изге дога.

Күңел хисләрен кузгатып

Шатлык, сөенеч туа.

Бик күпләрне кавыштыра

Самарның юллары.

Еракларга яңгырасын

Татар моңы, җырлары.

Мәйдан эче аллы-гөлле,

Түбәтәйләр, яулыклар.

Сабан туе бүләк итсен

Җиңү, саулык, шатлыклар.

Сабан туе бар төбәктә,

Самарда бүтәнчә.

Җиргә төшкән орлык кебек

Нәтиҗәләр күрсәтә.

Күңел тәрәзәләренә

Ямь, яктылык бөркелә.

Шатлыклы яңа җиңүләр

Насыйп булсын һәркемгә.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1252

Комментирование запрещено