Миңа «Студент әти» дигән кушамат ябышып калды (булган хәл)

iКүптән инде уемда атаклы умартачы булырга хыялланам. Кая барырга, кем белән кинәшләшергә икән соң? Таныш умартачы Гомәр бабайга бу турында сөйләгән идем дә, ул киңәшен кыска тотты: «ал бер-ике баш умарта, калганын үзең өйрәнерсең», — диде. Чынлап та шулай итсәм ничек булыр икән?

Шулай икеләнеп йөргәндә кулыма газетада басылган игълан эләкте. Анда «читтән торып умартачылыкка укытабыз. Моның өчен кирәкле кәгазьләр җыеп, үзегез турында белешмә җибәрегез», — диелгән иде.

Тиз генә кирәкле кәгазьләрне җыйдым да, күрсәтелгән адрес буенча салып та җибәрдем.

И, Ходайның рәхмәте, тиздән җавабы да килеп җитте. «Иптәш Әхмәдуллин, сез читтән торып укырга умартачылар институтына кабул ителдегез», — дип язылган иде анда.

Шундый игътибарлы укытучылар эшлиләр икән биредә, хәтта уку китаплары белән методик киңәшләрен дә куеп жибәргәннәр. Бик шәп! Шуларны шунда ук үзләштерә дә башладым. Беренче битендә үк: «гади эшләгән бал кортын тотып, аның эчен пычак белән ачып, ни барлыгын лупа аша карап язып алырга кирәк» диелгән. Күрәсең, бал кортының эчендә нәрсә барлыгын белмичә, умартачы була алмыйсың икән.

Бер буш шырпы тартмасын алдым да, теге Гомәр бабай янына, умарталыкка киттем. Ул ашыкмый гына кортларның эшләгәнен күзәтеп йөри иде. Бабай белән исәнләшкәч, аңа нигә килгәнемнең сәбәбен сөйләп бирдем. Ул дәшмичә генә елмаеп куйды да: «Теләгән кортыңны тот», диде. Шунда ук бер умарта оясы янына утырдым да, тиз генә ашыгып эштән кайткан бер кортны тартмага тотып яптым һәм өйгә кайтып киттем. Кәефем бик әйбәт, эшем бара, укуым нәкъ шуннан башлана торгандыр инде. Укып зур тәҗрибәле дипломлы умартачы булсам, ярминкәләргә, зур күргәзмәләргә йөреп, иптәш Әхмәдуллин ысуллары диеп, минем турыда газеталарда мәкаләләр бастырырлар әле. Әй, анысы әле киләчәктә булачак. Менә тизрәк беренче заданиене институтка җибәрергә кирәк.

Өйгә кайткач, пычак, зурайткыч пыяла, каләм-дәфтәр алдым да, өстәл артына бик җайлап кына утырып, кесәмнән алып кайткан тартманы чыгардым. Мәхлүк кортым бик риза түгел ахырысы, бызылдый. Ипләп кенә үзен тотарга тотындым, ә ул уртага бөгелеп минем бармакны тешләргә маташа. Тотып өстәлгә яткырам гына дигәндә, ничектер кулымнан ычкынды да, аткан ук кебек югарыга очып менеп тә китте. Бик ашыкты ахырысы, ялгыш угы белән күземә килеп төртелде. Ай, Аллам, бәрелгән урынына угын да калдырып киткән бит. Күзнең кычытуына чыдарга чама юк. Ни эшләргә? Минем телдән бик ук матур булмаган сүзләр дә ычкынды ахырысы, хатын, балалар йокы бүлмәсеннән йөгереп чыктылар. Әби дә дәшми генә яныма килеп утырды.

Хәлемне тиз аңладылар аңлавын. Хатыным күземә юеш чүпрәк каплады, әби бакыр акча кирәк, ди. Акчаның тегесен дә, бусын да ябыштырып карыйбыз — файдасы юк кына бит.

Безнең хәлләрне ишетеп күрше хатыны кружка тебе чаклы бер бакыр пластинка күтәреп кергән.

Юк! Аның да файдасы тимәде. Бер сәгать вакыт үтмәгәндер, уң күзем бөтенләй капланып бетте. Яныбызга бөтен күрше хатыннары җыелды: үзара киңәшләшү бара. Берәүләр: «ашыгыч ярдәм» дәштерергә кирәк, икенчеләре, больницага озатыйк, диләр. Араларында миңа карап көлүчеләре дә бар. Үземнең әбием соңгы вердиктны куйды: мине саф һавага чыгарырга кирәк икән. Югыйсә, инде икенче күзем дә каплана башлады бит.

Безнең ишек каршысында балалар мәйданчыгы бар. Андагы комлыкта балалар уйный иде. Шуларга таба әкрен генә килә идем, мине күреп нәниләр төрле якка сибелделер. Юлдан үтеп баручы балалар да мине күреп, читтәнрәк әйләнеп үтә башладылар. Юк, саф һавада да күзләрем ачылмады.

Инде кич җитеп килә, өйгә кердем. Өстәл артында кичке ашка гаилә җыелган. Минем урыныма утырып кашык, чәнечке эзләвемне, тәлинкәне капшаганымны күреп, балалар егылышып көләләр. Әби дә: «И, балакаем, бабаң гомер буе укымаган умартачы булса да, болай мәсхәрә булып йөрмәде», — дип уфтанып куйды. Белмим, кем биргәндер, шушы көннән соң миңа «Студент әти» дигән кушамат ябышып калды…

 

Раис БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

Просмотров: 1277

Один комментарий