Сөлге җыю

1-DSC_0039Сабан туена сөлге, бүләкләр җыю — борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр кыш буе Сабан туе батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап  торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән. Ни кызганыч, бу күркәм йолаларыбыз берәм-берәм гасырлар тузанына күмелеп, югалып баралар. Шуңа да быелгы Самара Сабан туенда ул йоланы яңартырга булдык.

Әлбәттә, шәһәр шартларында сөлге җыеп, өйдән-өйгә йөреп тә булмый, кайсы өйгә яшь килен төшкәнен дә, кайсы егетнең армиягә китәсен дә белмибез. Шуңа күрә быелгы Сабан туен оештыручыларның берсе — өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, күркәм йолабызны Сабан туе уздырылачак Гагарин паркында үткәрергә булды.

Бәйрәм көнне паркта тормыш иртәнге алтыларда ук кайный башлый. Ә тугызлар тирәсендә шашлык һәм түбәтәйләр, кассеталар һәм тәм-томнар сатучылар, килгән кунаклар гармун тавышы ишетсәләр, яулыкларын һәм сөлгеләрен, һич булмаса, садакаларын әзерләбрәк торсыннар, сөлге җыючылар килеп чыгуы, җырлап-биеп сөлге соравы бар! Әзерләнеп торыгыз!

Шулай ук быел да “Уңган хуҗабикә” конкурсы уздырыла. Аның кысаларында сату урыннары милли төсмерләргә баетылган, сатучылар һәм аларның ярдәмчеләре милли киемнәргә киенгән булырга тиеш. Кемнең сату урыны чын татарча була, шуңа приз бирелә һәм “Бердәмлек” газетасында фотосурәте куела.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1256

Комментирование запрещено