Бәхет өчен тагын ни кирәк?

FotorCreatedКамышлы районы Иске Усман авылында клуб мөдире булып эшләүче Фидания Нуретдинова белән тормыш — яшәеш, мәдәният — сәнгать яңалыклары турында бераз сөйләшеп алдык. Менә нәрсәләр белдем мин аңардан.  

- Татар хатын-кызлары го­мер-гомергә эштә уңган­лык­лары, аш-суга осталыклары белән тирә-юньдә дан тотканнар. Шатлыкка, безнең авылыбызда да андый кешеләр байтак. Төрле күргәзмәләрдә катнашырга туры килсә, бер дә аптырап калмыйбыз: тегү, чигү, бәйләү осталары Халисә апа Шәймәрданова, Әлфия апа Зиннурова, Гөлшат апа Кәримоваларның мактанырлык, күрсәтерлек эшләре җитәрлек. Алар быел язын авыл Мәдәният йортында оештырылган “Үзебез бәй­либез” дип аталган түгәрәктә катнашып, яшь буынны шушы эшнең серләренә өйрәттеләр, — дип сөйләп китте Фидания ханым.

Әлфия һәм Халисә апалар — Оренбург өлкәсенең Северный районы Зирекле, ә Гөлшат ханым Камышлы районының Байтуган авылларында туып-үсеп, безнең Иске Усманга килен булып төшкәннәр. Халисә апа гомере буе клубта — киномеханик, Әлфия апа колхозда — пешекче, Гөлшат апа – экономист булып эшләгән, хәзер өчесе дә лаеклы ялда инде. Тик бер дә тик утырырга теләмиләр: кулларыннан “гөлләр тама”, кул эшләренә уңганлыклары белән генә түгел, аш-суга булганлыклары белән дә танылдылар. Өстәвенә җыр-моңга да гашыйклар. Кичләрен вакыт табып, клубта үткәрәләр, авыл китапханәсендә алар укымаган бер китап та калмагандыр, мөгаен. Ә җәйләрен бакчаларында гөлләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерү осталыклары белән дә танылдылар. Халисә, Әлфия, Гөлшат апалар яшь чакларында өй тутырып балалар тәрбияләп үстергән булсалар, хәзер җәйге ял вакытларында бирегә читтә яшәүче оныклары кайта. Яраткан әбиләре аларны татар мохитында тәрбиялиләр, татар телен өйрәтәләр. Ачык йөзләре белән шатлык өләшкәнгә күрә, аларның өеннән беркайчан да кеше өзелеп тормый. Татулык хөкем сөргән, матур гаилә мөнәсәбәтләрен күреп, җан тынычлыгы алган кешеләрнең күңелләре күтәрелеп, җаннары тынычланып, булган авырулары җиңеләеп китә. Әгәр кешегә тәмле сүзең, ачык йөзең белән аз гына булса да ярдәм итә аласың икән, бәхет өчен ни кирәк тагын? — дип сүзен тәмамлады Фидания Әхсән кызы Нуретдинова.

Рәсемнәрдә: Гөлшат, Әлфия һәм Ха­лисә апалар.

гулшат

Гөлшат Кәримова.

алфия

Әлфия Зиннурова.

1

Халисә Шәймәрданова.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Усман авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1061

Комментирование запрещено