Сугыш кына була күрмәсен

1Моннан 5 ел элек безнең Гали авылында биш сугыш ветераны булса, быел инде алар икәү генә калды. Мин аларның барысы турында да тәфсилләп язган идем инде. Шуңа күрә кабатлап тормыйм, бүгенге тормышларына гына кагылып узам.

Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Нуриәхмәт улы Саниевка быел 96 яшь тула. Ул сугышка кадәр армия сафларына алына. Хезмәте тәмамланып килгән көннәрдә Ватан сугышы башлана. Ул Польшаны һәм Украинаны азат итүдә катнаша. Ләкин фашистларның оясы булган Берлинга кадәр барып җитә алмый, аларның полкын Япониягә каршы сугышырга җибәрәләр. Бөек Җиңүне ул Байкал күле янында каршылый.

Саниев Мидхат1

Мидхәт Нуриәхмәт улы Саниев.

Мидхәт Саниев Кызыл Йолдыз ордены һәм Жуков медале белән бүләкләнә. 1948 елда туган авылына кайтып төшкәч, сагынуыннан газиз туфрагына башын куеп елый ул.

Караңгы төнне көн яктысы алыштырган кебек, сугыш елларын да тыныч тормыш алыштыра. Хәзерге вакытта олы яшьтәге ветеран кызы Асия һәм оныгы Салават тәрбиясендә яши. Читтә яшәүче кызлары һәм оныклары да еш кайтып йөриләр, әтиләрен хөрмәтләп карыйлар.

Мидхәт аганың тормыш иптәше Гөләндәм апаның вафатына да быел 13 ел була инде. Гомер буе гөрләшеп яшәгән елларын искә төшергән саен ир кешенең күзләренә яшьләр килә: “Бик юксынам җан кисәгемне. Күңелем моңланса да, эчем пошса да, шатлык килсә дә, гел аны уйлыйм, догаларымнан калдырмыйм, — ди әле дә мәчет юлын үз аяклары белән таптаучы сугыш ветераны. — Хөкүмәт фатир да бирде, пенсия дә яхшы, тормыш та рәхәт, дөнья да әйбәт, тик менә киләчәк кенә юк. Шулай да Ходайга шөкер итеп яшим. Минем белән сугышка киткән иптәшләрем инде 75 еллар чамасы җир астында яталар (догаларым рухларына барып ирешсә иде). Ә мин кояш нурларында җылынган якты дөньяны күреп, балаларымның, оныкларымның рәхәтен күреп яшим.

Икенче сугыш ветераныбыз — Хәлиулла Сәйфулла улы Сафиуллин. Аны сугышка 1943 елда алалар. Мари Элдагы Суслонгер лагеренда хәрби хезмәткә өйрәткәч, аны да Япон сугышына озаталар. Ул да анда үзен батыр сугышчы итеп күрсәтә. 1951 елда туган авылына кайтканда Хәлиулла аганың күкрәген “Япония сугышында җиңү өчен”, “Батырлык өчен” медальләре бизи, Мактау грамоталары да була.

Хәлиулла Сәйфулла улы Сафиуллин.

Хәлиулла Сәйфулла улы Сафиуллин.

Хәлиулла ага күптән инде берүзе яши. Хатыны Кәүсәр апа бакыйлыкка күчкәнгә быел 8 ел тула икән.

Бик күп кайгы күрергә туры килде бу парга. Бер малае, ике килене, кияве, оныгының вафатын Кәүсәр апа кичерә алмыйча үлеп китте. Хәлиулла аганың да эче тулы хәсрәт. Ул аны эш белән басарга өйрәнгән. Менә быел да тәрәзә төпләрен тутырып помидор үсентеләре утырткан, бакчасын чәчкән. Әле үзе машина да йөртә, намазга да йөри.

- Гәүһәр кызым авылда яши бит. Көн саен ризыкны пешереп китерә, йә булмаса кунакка дәшә. Аллага шөкер, читтә яшәүче улларым да хәлемне белеп торалар. Хөкүмәт тә сугыш ветераннарына бик зур игътибар бирә. Пенсия дә яхшы, фатир да бирделәр. Мин аны бер оныгыма бүләк иттем. Тик менә ялгызлык кына тынгы бирми. Өй тулы балалар, хатын исән булганда тормыш бигрәк тә рәхәт булган икән. Түземлек, сабырлык, сәламәтлек сорап дога кылам. Алдагысы Ходай кулында. Тик сугыш кына була күрмәсен.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1124

2 комментариев

  1. Сафиуллин Халилулла абый — Файзулла улы!
    Это мой двоюродный дядя.
    Каким образом он, вдруг, превратился в Сайфулла улы??