Авылдашларыма хат

stkulatkaАвылдашлар, газиз авылдашлар,

Кайдан үтә хәзер юлыгыз?

Ятим булып чит җирләрдәмени

Яңгырый сезнең моңлы җырыгыз?

Авылдашлар, минем авылдашлар,

Упкынгамы баттык әллә без?

Туган якның яшел бишеген

Таш пулаткамы саттык икән без?

Туган авыл бездән башка ятим, дуслар,

Урман, кырлар шуңа дәлилләр.

Искән җилләр, яуган карлар аша

Киткән безнең эзне күзлиләр.

Кайда соң сез, аваз салыгызчы,

Азан яңгырый безне чакырып.

Өмет баглап көн дә авыл көтә

Балаларының кайтуын сагынып.

Нинди бәхет без эзлибез читтән,

Төпсез булган салкын коедан?

Чит яктагы мираж ялганыннан

Чәчләр инде тәмам коелган.

Без яшәгән җирләр кайда хәзер,

Кемнәр безне аннан җибәрми?

Әллә инде авылын күрәлмичә,

Күбебез читтә калып үләрме?

Күңелләр дә таш кыяга сыенып,

Мәңге өметен җуеп бикләнгән.

Иркенлектә туып-үскән кошны

Кем соң икән әсир итәлгән?

Елап арыган йөзләргә дә хәзер

Сагыш япкан сагыну битлеген.

Күпне күргән күзләр ашыгып эзли сыман

Туган якның кайтыр ишеген.

Якын булган ерак авылдашлар,

Туган җиребез безне көтә.

Кошлар булып очкан идек берчак,

Кайтырга да вакыт җитә.

Хакыбыз юк онытырга безнең

Әби-бабай үргән тамырны.

Әйдә, кайтып, бердәм булып,

Данга кумик туган авылны!

Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының Иске Мостяк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче

Наиля ХӨСӘЕНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1280

Комментирование запрещено