Күренекле татар галиме, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе Индус Таһировка — 80 яшь

78Ул эшләгән КФУда бүген шул уңайдан тантаналы утырыш була

Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002) булган Индус Риза улы Таһировка бүген 80 яшь тулды.

Тарихчы буларак Индус Таһировның хезмәтләре Россиядәге инкыйлаблар һәм милли хәрәкәткә, Татарстанның милли-дәүләт төзелешенә багышланган. Галим беренчеләрдән булып милли факторның Россиянең сәяси-иҗтимагый үсешенә игътибар итә, борынгы заманнардан хәзерге вакытка кадәр татар халкының дәүләтчелек тарихын киң яктырта.

Индус Таһиров шулай ук Татарстанда 90нчы елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә зур роль уйный. Ул — татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручы идеологларның берсе. Ул суверенитет турында Декларация, Татарстан Конституциясен әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша.

Галим — Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, аның Башкарма комитетының беренче рәисе. Ул татар халкының милли-мәдәни үсешенә зур өлеш кертә, Татарстаннан читтәге җирле татарлар һәм диаспоралар белән элемтәләр урнаштыра.

Тормыш баскычларына күз салсак, тумышы белән Лениногорск районы Иске Шөгер төбәгеннән булган И.Таһиров Әлмәт шәһәрендә урта мәктәп тәмамлап, 1963 елда КДУның тарих һәм филология факультетында, 1966 елда КДУ аспирантурасында укып чыга. 1966 елдан башлап укыта. 1967 елда диссертация яклап (Казанда совет хакимияте урнашуның үзенчәлекләре анализлана), тарих фәннәре кандидаты була. 1979 елда исә докторлык диссертациясен яклый. 1980 елдан профессор, КДУ тарих кафедрасы мөдире. Татарстан Республикасы халык депутаты, 1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 1992 елның июль аенда беренче Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе буларак, 1997 елда икенче корылтайда яңадан шул ук урынга сайлана.

Хәзерге вакытта Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкны өйрәнү институты профессоры, академик фән һәм университет белемен оештыручы буларак фән дөньясында гомуммәгълүм Индус Таһировның юбилеена багышлап, бүген сәгать 2дә КФУның төп бинасындагы Актлар залында тантаналы утырыш үткәрелә. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә.

«Татар-информ»

Просмотров: 930

Комментирование запрещено