Муфтий Татарстана: «Ректор Болгарской академии не может быть иностранцем» / Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Чит ил кешесе Болгар ислам академиясе ректоры була алмый”

23Пока неизвестно, кто станет ректором Болгарской исламской академии, сообщил на пресс-конференции в ИА «Татар-информ» муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин.

«В ближайшее время мы будем определять попечительский совет. Он примет решение по поводу учебной программы, условий приема в академию, какие специалисты будут привлекаться, какие факультеты и направления будут созданы в академии», — рассказал председатель ДУМ РТ.

Говоря о ректоре учебного заведения, Камиль хазрат Самигуллин отметил: «Этот человек должен иметь определенную научную степень. Ректор не может быть иностранцем, он должен быть россиянином. Ходило много разговоров по поводу кандидатуры Саади (профессора Иорданского (Амманского) университета, шейха Абдурраззака ас-Саади – прим. Т-И), точно могу сказать, что не он».

Решение по поводу ректора, как подчеркнул муфтий РТ, будет приниматься коллективно, поскольку у академии три учредителя – помимо ДУМ РТ это ДУМ РФ и ЦДУМ России.

«Сейчас мы в процессе подбора ректора», — добавил Камиль хазрат Самигуллин.

* * *

Болгар ислам академиясе ректоры кем булачагы әлегә билгеле түгел, әмма аны сайлау процессы бара. Шунысы мәгълүм — академия ректоры вазыйфасын чит ил кешесе башкармаячак.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Якын киләчәктә попечительләр советы билгеләнәчәк. Ул исә, үз чиратында, белем бирү программасы, академиягә кабул итү шартлары, нинди белгечләр җәлеп ителәчәге, академиядә нинди факультетлар һәм юнәлешләрдә эш алып барылачагын хәл итәчәк”, — дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Сүз уңаеннан, академиядә татар телен өйрәнүгә дә игътибар биреләчәк.

Югары дини белем бирә торган уку йортының ректорына килгәндә, Камил хәзрәт аның билгеле бер фәнни дәрәҗәсе булырга тиешлеген ассызыклады. “Ректор чит ил кешесе була алмый, ягъни ул Россиянеке булырга тиеш. Саади шәех Габдерраззак ас-Саади (Иордания университеты профессоры) кандидатурасы хакында күп сүзләр булды. Шуны тәгаен әйтә алам: ул булмаячак”, — дип ачыклык кертте мөфти.

Ректорны сайлау күмәк рәвештә башкарылачак, чөнки академия учредительләре исемлегендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән тыш, Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Үзәк Диния нәзарәте дә бар.

Искәртеп узабыз: 21 май көнне «Изге Болгар җыены» кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды, аңарчы аның эчтәлеге укылды. Истәлек капсуласы салынганда, бар халык тәкъбир әйтеп торды. Киләчәк буынга юлланылган капсула татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирү югары уку йортында бер үк вакытта 300 ләп кеше укый алачак. Болар — квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75-100 чамасы магистр һәм доктор. Академиядә 5 кафедра эшләр дип ниятләнә.

«Татар-информ»

Просмотров: 1120

Один комментарий

  1. Царь Петр 1 активно приглашал иностранцев на службу цареву.