Туган якның гүзәллеге тарткан аны

ГадельшиныШенталы районының Карабикол авылында язгы чәчү эшләре бара. Авыл читендәге ашлык амбарлары янында да кайнар эш вакыты. Бер җирдә чәчүгә чыгарыла торган игенне агуласалар, икенче урында ашлыкны бер амбардан икен­чесенә күчерәләр, тегермәнгә он тарттырырга — бодай, терлек фермасына фураж илтергә дә кирәк. Бихисап бу эш­ләрне санап бетереп тә булмый. Равил Харис улы Гаделшин иртән торып ма­шинасының руле артына утыра да, кайда кушалар, шунда китеп бара. Шушы руль ар­тында кырык ел гомере үткән инде аның…

Ә яшь чагында Равил Себер киң­лекләрен яуларга, нефть һәм газ чыгаручы булып эшләргә хыялланган. Ләкин насыйп булган мал гына тешеңне ватып керә бит ул. Денис авылы кызы Нурсинәне очратып, гаилә кору, балалар үстерү турында уйлана башлагач, туган авылдан да яхшырак урын булмавын аңлый ул һәм хәләл җефетен алып авылына кайтып төшә. Авырып, урын-җир өстендә ятарга мәҗбүр булган әтисен дә карарга кирәк бит әле. Әлһәмдүллилаһи шөкер, тиешенчә тәрбия күрсәтеп, соңгы сәгате җиткәч, зурлап соңгы юлга озаттылар аны.

Бер-бер артлы дөньяга килгән уллары Рәфис белән Радикны үстерә башлагач, Гаделшиннарның тамырлары шушы җиргә тагын да ныграк берегә. Равил — машина йөртүче, Нурсинә социаль хезмәткәр булып эшлиләр. Бүгенге көндә Нурсинә караган әбиләр: “Аллаһы Тәгалә сине бәхетебезгә биргәндер инде”, — дип әйтәләр.

- Безнең “Карабикол” җәмгыятендә эшләве яхшы. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, теләсәң сөт, он, фураж, ит яздырып алырга да була, — дип сөйли Равил Харис улы. — Йорт хуҗалыгымда умарта кортлары тотам. Гомер буе шулар белән кайнашам. Лаеклы ялга чыккач, бу эшемне тагын да киңәйтергә уйлыйм әле”.

Күптән түгел Нурсинәнең әтисе Рәшит аганы да соңгы юлга озатканнар. Рәшит ага кызы белән кияве тәрбиясендә ун елдан артык яшәп, соңгы сулышында да балаларыннан риза-бәхил булып, дөнья куйган.

Равил белән Нурсинәнең уллары Рәфис белән Радик та, инде үз гаиләләрен корып, читтә яшиләр. Алар әти-әниләренә ике онык бүләк итәргә дә өлгергәннәр.

Равил Харис улы белән әңгәмә корып торганда Нурсинә ханым да килеп җитте. “Өчпочмаклар пешердем дә, Равилемне ашатырга дип килдем”, — дип елмайды ул. Шул вакытта фотога да төшереп алдым үзләрен.

…Ә әрәмәлектән башны әйләндереп шомырт исе килә, кошлар берсен-берсе уздырып уңган хезмәткәрләргә мәдхия җырлый. Менә шушы матурлыкка хозурланып, хәләл хезмәт белән эшләп алган хуш исле икмәк ашап, чишмә сулары эчеп, туган якның гүзәллеген тоеп яшәгән кешеләр генә шундый бәхетле буладыр.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Карабикол авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1212

Один комментарий

  1. Халися Абусаитова (Хабибуллина) в пишет:

    Сабыр холыклы,мәрхәмәтле.ярдәмчел ,киң күңелле.ачык йөзле,олы йөрәкле ул безнең Нурсинә белән Равиль!