Минниханов посетил Соборную мечеть Костромы и Ипатьевский монастырь / Рөстәм Миңнехановка Костромада яңа Җәмигъ мәчетне һәм Ипатьевский монастырен күрсәттеләр

091aaff36e855cd5Президент Татарстана Рустам Минниханов во время визита в Кострому посетил Соборную мечеть и Ипатьевский монастырь. Он обратил внимание имама на необходимость поддерживать традиционный ислам.

Мечеть в Костроме представляет собой двухэтажное здание с прозрачным стеклянным куполом и двумя минаретами 30-метровой длины. Мужской молельный зал рассчитан на 500 прихожан, сообщает пресс-служба правительства РТ. Также имеется балкон для женщин и различные вспомогательные помещения.

Торжественное открытие мечети планируется провести в ближайшее время. Возле мечети планируется построить также татарскую школу и медресе.

Также Минниханов побывал в Ипатьевском монастыре. Ему провели экскурсию по обители. Монастырь основан в начале XIV века и считается одним из древнейших в России.

realnoevremya.ru

* * *

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома шәһәрендә яңа Җәмигъ мәчеттә һәм Ипатьевский монастыренда булды. Аны Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников, Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шәһәр мәчетенең гөмбәзе үтә күренмәле пыяладан ясалган һәм аның 30ар метрлы 2 манарасы бар. Ирләр өчен намаз залы 500 мөселманга исәпләнгән. Шулай ук хатын-кызлар өчен балкон да бар. Төзелеш барышында Мәскәүдәге, Ивановодагы һәм Ярославльдагы мәчетләрнең конструкциясе һәм архитектур үзенчәлекләре өйрәнелгән. 

Бүген мәчет бинасы тулысынча төзелеп беткән. Якын киләчәктә аны ачу тантанасы булачак. Соңрак мөселман җәмәгатьчелеге мәчет белән янәшә татар мәктәбеннән, мәдрәсәдән һәм музейдан торган тулы бер комплекс төзергә ниятли. 

Рөстәм Миңнеханов мәчет территориясен карап чыкты һәм аның эчке бизәлеше белән танышты. Имам-хатыйб белән әңгәмәсендә Татарстан Президенты ассызыклаганча, мәчеткә йөрүче мөселманнар белән эшләгәндә аның эчтәлегенә игътибар итәргә һәм традицион ислам принципларын күз уңында тотарга кирәк. 

Ул өлкә җитәкчелегенә мәчет төзегәндә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Бу зур ышаныч һәм җаваплылык. Без ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган традицияләрне үтәргә, барлык дин вәкилләре белән үзара тату яшәргә тиеш», — диде ул. 

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Костромада Святая Троица Ипатьевский монастыренда булды. Аңа XIV гасырда нигез салынган, монастырь Россиядә иң борынгылардан санала. 

1613 елда Ипатьевский монастыренда яшь Михаил Романов яшеренеп калган, аннары ул Романовлар нәселеннән чыккан патша булып киткән. 

Рөстәм Миңнехановка монастырь тарихы турында сөйләделәр һәм  территория буйлап экскурсия уздырдылар.

«Татар-информ»

Просмотров: 811

Комментирование запрещено