Мәктәпләрдә чыңлый соңгы кыңгырау (Яңа Мансур авылыннан ФОТОСУРӘТЛӘР)

image8Күңелдә озак сакланыр
Соңгы кыңгырау чыңы.
Зур тормышның тәүге язы
Якты өметләр тулы.

Бу көннәрдә Россиянең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый.

“Соңгы кыңгырау”ның кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына күңелләрендә яңартмый, белем дөньясына алып кергән укытучыларын, сыйныфташларын сагынып искә алмый икән?! Әйе, әлеге мизгелләр гомер дәвамында һәркемне озата бара. Шуңа да һәр мәктәптә әлеге тантаналы көндә аеруча җанлылык хөкем сөрә, укытучыларга рәхмәтләр әйтелә, мөстәкыйль тормышка хәер-фатихалар алына.

image image2 image4 image5 image7image8

11-классМама Солнышко с-шарами-желаний-768x632 школьный-вальс-768x576Хәер, быелгы чыгарылыш сыйныф укучысының әлеге хис-кичерешләр чолгавында бөтерелер вакыты бик кысан. Бәйрәм үтү белән 9 һәм 11 сыйныфлар дәүләт аттестацияләве һәм бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга керешәчәкләр.

Унберенчеләр өчен быел бердәм дәүләт имтиханнары 27 майдан башланып 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләп калабыз!  Ак юллар сезгә!
Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбеннән
Фәния ГАЗЕЕВА
фотосурәтләре.

Просмотров: 1347

Один комментарий

  1. Администрация ГБОУ СОШ с.Новое Мансуркино в пишет:

    24 мая прозвучал Последний звонок для учащихся 11 класса ГБОУ СОШ с.Новое Мансуркино. Их всего у нас пятеро. Кроме того, мы поздравляли учащихся 9 класса. Пожелаем выпускникам удачи и везения на экзаменах!