Сабантуй-2016 в Казани: программа / Казан Сабан туе Габдулла Тукайның иҗатына багышланган гомуми концепция кысаларында үткәреләчәк

sabantuj2В этом году праздник плуга — Сабантуй — состоится в субботу, 28 мая, на территории Березовой рощи поселка «Мирный»

По традиции здесь расположат национальные подворья, посетив которые, можно узнать о самобытной культуре народов; торговые ряды и обеденные площадки.

Сабантуй не обойдется из без спортивных состязаний. Так, победитель татарской национальной борьбы «корэш» будет награжден не только бараном, но и автомобилем.

Программа праздника:

10.00 — концертно-развлекательная программа в лесопарковой зоне и на главной сцене
11.00 — торжественный пролог на майдане
11.35 — финальная песня
11.40 — концертная программа. Спортивные состязания. Борьба
13.00 — финальные поединки
15.00 — награждение победителей
15.00 — конно-спортивные состязания в МКСК «Казань», праздничный концерт

kazan24.ru

* * *

28 май көнне Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта үткәреләчәк Сабан туе, халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, татар шагыйренең иҗатына багышланган гомуми концепция кысаларында үткәреләчәк. Төп шәһәр мәйданчыгында Габдулла Тукай әкиятләре буенча эшләнгән театраль тамаша тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Мәйданга керү юлында Татарстанның 11 муниципаль районы – Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары – матур гадәт буенча, республика территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйган утар күренешләрен тәкъдим итәчәкләр. Һәр район утарында кунаклар милли бәйгеләрдә катнаша ала, һөнәрчеләр җитештергән кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән танышу мөмкинлеге була.

Бәйрәм тантаналы рәвештә башланып киткәннән соң, мәйдан сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт куела. Сәхнәдә Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиева, “Фәридә-Алсу” дуэты, Вил Усманов һ.б.лар чыгыш ясаячак. Шулай ук Каенлыкта Казанның район хакимиятләре тарафыннан әзерләнгән концерт мәйданчыклары да эшләп торачак.

Татарча милли көрәш – Сабан туеның төп күркәм мизгеле. Көрәшчеләр төп бүләк – тәкә һәм машина өчен көч алышачак.

Ул көнне халык шулай ук “Казан” халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышларын карый ала, ярышлардан тыш, биредә бәйрәм концерты да каралган.

Казанда татар халкының милли бәйрәмен уздыру тәртибе:
10.00 – төп сәхнәдә һәм урман-парк зонасында концерт-күңел ачу программасы;
11.00 – мәйданда тантаналы бәйрәм ачылу тантанасы;
11.35 – финал җыры;
11.40 — концерт программасы; спорт ярышлары; көрәш;
13.00 – финал көрәшләре;
15.00 – җиңүчеләрне бүләкләү;
15.00 – “Казан” халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышлары, бәйрәм концерты.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1295

Комментирование запрещено