Сәнгатькә сәясәт керсә…

c0c57835220809f32dfee4fc1d2eb6ee_500_0_0“Евровидение” нәтиҗәләре билгеле булуга ук, үзәктәге электрон мәгълүмат чараларының берсе, кабаланып, “Сәясәт сәнгатьне җиңде”, дип язып чыкты. Бу – халыкара конкурска карата әйтелгән шактый кис­кен бәяләмә. Шуңа да карамастан, ул сүзләрдә дөреслек бөтенләй юк дип әйтеп була микән? Җил чәчсәң – давыл урырсың”, ди­ләр.

Хәтерегездә булса, “Евровидение” тирәсендәге сәяси уеннарны, конкурс­ка ике ай ярым элек үк, бернинди бисмилласыз без үзебез башлап җибәргән идек. Без дигәнем – Россия парламентарийлары. Март башында “ВТ”да чыккан “Җыр һәм сәясәт” дигән язмада да шул турыда – Думаның мәгълүмат сәя­сәте комитеты рәисе Деньгин дигән кешенең, Украина гражданы, Җамал­динова фамилияле кырым татар кызын, ягъни быелгы конкурсның булачак җи­ңүчесе Җамаланы, ул халыкара бәйгегә кертмәскә дип шау-шу куптаруы хакында әйтелгән иде. Ни сәбәпле кертмәскә соң? Исегезгә төшерәм: “1944” дип аталган җырында кыз, имештер, Сталин депортациясен искә алып кына калмыйча (барып чыктык – “халыклар атасы”на, аның гамәлләренә тел-теш тидерүне халыкара чараларда да тыясы икән), Кырымны Украинага кайтарырга өндәп, астыртын ишарәләр дә ясарга җыенган. Әле җитмәсә, җырның кушымтасын “сатлыкҗан” милләт – кырым татар телендә башкарасы булган.

Ил парламентында депортацияне (ул фаҗигагә өч көн элек төгәл 72 ел тулуын да искәртик) акларга маташуның үтә дә гөнаһлы гамәл булуы бер хәл, икенчедән, кушбугазлы аерым депутатлар, инде ярымутрауны куштык, шөкер, ул хәзер безнеке дип, телен тешләп, шы­пырт кына утырса, көнүзәк башка проблемалар белән шөгыльләнсә, күп­кә яхшырак та бит. Кирәкмәгәнне сөй­ләмәгән җәһәттә дә Европа тараф­ларын­да безне хөрмәт итмәү-яратмау­ларын халык ялчылары әллә белмиме? Белә, ләкин, дәүләт традицияләренә туг­ры калып, тыкшынмыйча булдыра алмый. Биредә әйтәсе килгән сүз шул: “Евровидение” кебек олы мәдәни проект андый провокацион белдерүләрдән соң тагын да ныграк сәясәтләшмәсә, кыйтга, битараф калып, эстафета таягын үзенә алмаса, шактый сәер булыр иде.

Мин конкурс нәтиҗәләренә дә, Җа­маланың сәләтенә дә шикләнмим. Аның җиңүенә чын күңелемнән сөенәм. Тик жюри әгъзаларының һәрберсенең конкурсантларга, аларның Ходай биргән тавышына, башкару осталыгына гына түгел, җырчыларны конкурска юллаган дәүләткә, дәүләт тоткан сәясәткә дә шәхси карашы, симпатия-антипатиясе, ярату-яратмавы барлыгын да искәртми ярамый. Баллар куйганда ул якны хө­кемдарлар бик теләгәндә дә читкә алып ата алмый. Ягъни нәтиҗәләрдә сәяси төсмер алдан ук билгеләнгән иде дию дә дөрес. Һәм бу хәлләрдә Европаны гаепләп булмый. Россиянең Сталин заманнарында гына түгел, аннан соң да Иске дөньяда үзен табак-савыт кибе­тенә кергән фил кебек тотуын алар әле онытмады.

Җамаланың кайда үскәне, кайсы һәм нинди бәлаләр күргән халыктан чыкканлыгы, ул якларның бүген кемнеке булуын да жюри әгъзалары бө­тенләй белмәгәндер дип әйтеп булмый. Татар кызын конкурска кертмәү турында Стокгольмда сүз чыкмады гына тү­гел, хәзер барыбызга да мәгълүм, Җа­малдинова, анда катнашып, беренчелекне алды, алдан макталган Россия җырчысының да борынына чиртте. Тик Лазаревныкына гына микән? Әлеге җи­ңү, бер яктан, җырчының сәләтенә кыйтгакүләм бәя булса, икенче яктан, ул – җәнҗаллар аша үзенә популярлык эз­ләгән партия – ЛДПРның, Вадим День­гинның яңагына чалтыратудан бигрәк, Россия алып барган сәясәт, геосәясәт белән килешмәү, аңа протест, каршылык нәтиҗәсе дә…

Халыкара мөнәсәбәтләрдә соңгы елларны без сайлаган юл, шул исәптән мәгълүм ярымутрауны кушу, илгә, халыкка шактый кыйммәткә төшкәнен аңлыйсы килгәннәр инде күптән аң­ла­ган­дыр. Кырымдагы инфраструктураны төзекләндерүгә киткән сумнар – медальнең әле бер ягы гына. Икенче якта – безгә каршы кертелгән санкция-чикләүләр. Һәм менә барысына да өстәп, без бүген дә мәгълүмат чараларында тетмәсен тетүдән туктамаган илдән конкурска килгән җырчының җиңүе. Әлеге җиңү безнең җиңелеп килүебезгә, ялгыш кыйблалар сайлап үҗәтләнүебезгә, шул ук Иске дөнья белән араны җайларга җыенмавыбыз­га тагын бер өстәмә дәлил түгелме? Халык чаклы халыкларны туган җир­лә­реннән мал вагоннарына төяп читкә сөрүләр турында хәзер миллионнар белә булыр. Шуны башкарган хаким­нәрнең урынын бүген дә түрдә тотасы кил­гәннәрне авызлыкламаган ил мә­дәни генә түгел, сәяси, икътисадый җиңү­ләргә исәп тота аламы икән?

Наил ШӘРИФУЛЛИН.

“Ватаным Татарстан” (№ 70, 21.05.2016).


КОНТЕКСТ:

«Победа Джамалы – это спецоперация против Джамалы, она жертва этой игры, и не больше»

Просмотров: 884

Комментирование запрещено