Элеккеге тормышыма әйләнеп кайтасым килә…

hidjabБеркөнне мин тормышымны дин белән бәйләргә булдым, аңа кадәр дә хәрам эшләр кылып йөрмәдем, билгеле. Кечкенәдән әби-бабайның ураза тотканын, намаз укыганын күреп үстем, догалар ятладым.

Мәдрәсәгә укырга килдем. Мулла, остазларның вәгазьләрен, сүзләрен тыңлап, банкта эшләү хәрам диелгәч, эшемнән киттем. Хатын-кызның гаурәте каплаулы булмаса, намазы кабул булмый диелгәч, озын күлмәк кидем, башка яулык бәйләдем.

Хәләл эш булсын, намаз укырга җай булсын өчен төрле эшләр алыштырырга туры килде. Белдерү буенча шалтыратып, «данные»ларыңны әйткәч, килегез, диләр. Баргач, яулыктан икәнеңне күреп, без сезгә шалтыратырбыз, диләр.

Сынау арты сынау килә торды. Әти-әнине, туганнарны югалттым. Эштән бирелгән бүлмәне, син бездә эшләмисең, дип алдылар. Фатир снимать итеп яшәргә калды.

Төрле сынаулар үтәм. Ураза айларында өстәлемдә тоздан башка ризык булмаган көннәр дә күп булды, берәүгә дә сиздермәдем, ярдәм итегез дип кеше каршына бармадым. Танышларым, элекке хезмәттәшләрем мине күргәч, әллә жәлләп, әллә көлеп: «Нәрсәгә ирештең инде», – дип ярага тоз сала.

Торыр җирсез, эшсез, бурычлы калдым. Шуларны уйлап, сәламәтлегем дә бетте.

Минем элеккеге тормышыма әйләнеп кайтасым килә, үкенәм (ярамаганын да беләм). Эчке дөньяң төзек булса, тышкы кием берни бирми икән ул.

Болары әле кыскача гына язам. Тулырак язсам, исламда булмаган кешеләрнең исламга карата тискәре фикер йөртүләре бар дип куркам.

С.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1491

2 комментариев

  1. Аллаhы Тэгалэ узенен, яраткан колларын гына сыный, шун,а курэ бик борчылмагыз. Куркэм сабырлык белэн уткэрергэ кирэк кынлыкларны, Аллаhы Тэгалэ каршында зур дэрэжэгэ ирешер очен.

    Бэлки сезгэ, яшэу урынын алмаштырып карарга дыр, кайда моселманнар куп шунда кучеп китергэ. Мэсэлэн, Казан, Чаллы шэхэрлэре.
    Эш мэсэлэсе буенча, хэзерге заманда бик куп удаленно эшли торган эшлэр бар, мэсэлэн дизайнер, программист х.б. Ул профессияларга самостоятельно да ойрэнеп була.

  2. Сүз булсын, диеп язасызмы? Мин дә шулай ук озын күлмәк тә киям, башымнан яулыгым салмаган, Бер нинди кыенлыклар күргәнем юк !