Авылымның саф һавасы
Килешә сулышыма,
Шунда килә гел кайтасы
Күмелеп сагышыма.
Урамының тузаны да
Якын мина һәрвакыт,
Аны урап узганымда
Күпләр тора башватып:
Бу кем инде? Кайдан кайткан,
Кем туганы? Кем улы?
Кемдер бөтенләй оныткан,
Танымады бу юлы.
Кемдер шатланып кул бирә,
Һич танып булмаса да,
Сорашканда күрше-тирә
Хәтерне юлга сала.
Китә зиһенне актарып
Хәтердә казынулар,
Гомернең гүзәл чакларын
Өзелеп сагынулар!
Тезелеп яшьлек еллары
Бер-бер артлы узалар,
Әйтерсең кунак кызлары
Елмаеп кул сузалар.
Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче
Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.
КОНТЕКСТ:
Җәмилә МИНГАЛИМОВА: «Беркөнне велосипедымны иярләдем дә, туган авылыма — Иске Ярмәккә — юл тоттым» (ФОТОСУРӘТЛӘР)
Просмотров: 1531