В Болгаре состоится рабочее заседание Группы стратегического видения «Россия – исламский мир» / Болгарда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең эшлекле утырышы узачак

BolgarСегодня в Болгаре, духовной столице мусульман России, состоится рабочее заседание Группы стратегического видения «Россия – исламский мир». В нем примет участие Государственный Советник РТ Минтимер Шаймиев.

Россия стала площадкой, на которой государственные и общественные деятели из 30 стран Ближнего и Среднего Востока совместно с российскими экспертами обсуждают и находят решения по наиболее острым проблемам международных отношений, в частности, в деле борьбы с экстремизмом.

Основной акцент в работе группы в этом году будет сделан на демонстрацию опыта Татарстана по сохранению межкультурных и межконфессиональных отношений.

Среди делегатов – видные политические и общественные деятели, авторитетные священнослужители и духовные лидеры, а также экс-главы стран и бизнесмены.

Завтра, 27 мая, в Казанской ратуше пройдет пленарное заседание, возглавляемое Рустамом Миннихановым, по итогам которого будет принята итоговая резолюция. В последний день работы группы делегаты смогут принять участие в национальном татарском празднике Сабантуй.

Группа стратегического видения создана в 2006 году. В 2014 году Президент РФ Владимир Путин возложил обязанности председателя группы на Президента РТ Рустама Минниханова.  

* * *

Бүген Болгарда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең эшлекле утырышы узачак. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашыр дип көтелә.

Россия, Якын һәм Ерак Көнчыгышның 30 иленнән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең Россия экспертлары белән халыкара мөнәсәбәтләргә кагылышлы кискен мәсьәләләр, аерым алганда, экстремизмга каршы көрәш эше буенча фикер алышу һәм хәл итү юлларын таба торган мәйданчыкка әйләнде.

Быел төркем эшендә мәдәниятара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау буенча Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итүгә басым ясалачак.

Делегатлар арасында – танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, абруйлы дини лидерлар, шулай ук илләрнең элеккеге башлыклары һәм бизнесменнар бар.

Иртәгә, 27 майда, Казан ратушасында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә пленар утырыш узачак, аның нәтиҗәләре буенча йомгаклау резолюциясе кабул ителәчәк. Аннары делегатлар төркемнәре Казанда татар милли бәйрәме Сабан туенда катнаша ала.

Белешмә өчен. Стратегик караш төркеме 2006 елда гамәлгә куелган. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка төркем рәисе вәкаләтен йөкләде.

«Татар-информ».

Просмотров: 896

Комментирование запрещено