В Казани покажут первый татарский игровой фильм «Булат-Батыр» / Беренче татар уен фильмы саналган “Булат батыр” киң җәмәгатьчелеккә, 88 елдан соң, кабат тәкъдим ителә

batyrВ Казани 27 мая в выставочном зале «Манеж» состоится показ первого татарского игрового фильма «Булат-Батыр» в живом музыкальном сопровождении, сообщает музей-заповедник «Казанский Кремль».

Премьера фильма, посвященного истории татар, состоялась 22 февраля 1928 года в казанском кинотеатре «Электра». Это была самая большая киносъемка из всех проводившихся до этого в Казани.

В основе сюжета – личная драма предводителя качкынларов (беглых) Булат-батыра во время бурных событий пугачевского восстания. Литературный сценарий был написан татарским автором Абдрахманом Шакировым. В качестве ассистентов режиссера в создании фильма участвовал будущий татарский кинорежиссер-документалист Каюм Поздняков. Режиссер картины – Юрий Тарич, оператор – Григорий Гибер.

* * *

27 май көнне, ягъни иртәгә Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында беренче татар уен фильмы —“Булат батыр” киң җәмәгатьчелеккә, 88 елдан соң, кабат тәкъдим ителәчәк. Чарада “тере” музыка яңгыраячак.

Фильмның премьерасы 1928 елның 22 февралендә Казанның “Электра” кинотеатрында булган. Бу Казанда моңа кадәр төшерелгән киноларның иң зурысы саналган.

Драманың нигезендә Пугачев күтәрелешләре вакытында качкыннарның башлыгы Булат батырның шәхси драмасы ята. Фильмның әдәби сценариен Габдрахман Шакиров язган. Режиссер ассистенты ролендә, киләчәктә документаль фильмнар төшергән татар режиссеры Каюм Позняков була. Картинаның режиссеры исә − Юрий Тарич, операторы – Григорий Гибер, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

«Татар-информ»

Просмотров: 994

Комментирование запрещено