Күзләремнән яшьләр өзелмәде (бәет)

301463186Яшьлек вакытларым шулай үтте:

Бер дә бәхет-шатлык күрмәдем.

Ходай тәкъдирләре шулаймы икән?

Әллә үзем тели белмәдем?

Гөрләп кенә дөнья бармады шул,

Авырлыклар килде башыма.

Язмышларга каршы барып булмый,

Язмыш үзе килә каршыга.

Күзләремнән яшьләр өзелмәде,

Башларымнан кайгы китмәде.

Чәчәк кебек яшьлек гомерләрем

Бер кайгысыз гына үтмәде.

Гомер буйларына янды йөрәк,

Бер вакытта уты сүнмәде.

Минем эчләремдә ниләр барын

Сөйләмәгәч, беркем белмәде!

Нигә йөрәк болай яна икән?

Тышка чыкмый икән ялкыны?

Янган йөрәкләрне басармы икән

Тар каберкәйләрнең салкыны?

Балаларым ятим булмасын дип,

Ялгыз гына гомер кичердем.

Күп авырлык килде, сабыр иттем,

Алда рәхәт көннәр көттем мин.

Ана бәгъре йомшак була бит ул,

Барысын да гафу итә ул.

Барлык авырлыкларга түзеп,

Алар өчен дөнья көтә ул.

Дөньяларга килгән газиз балаң

Күкрәгеңә алып сөясең.

Алда шат көннәрем булыр диеп,

Зур өметләр белән көтәсең.

Дөньяларга нигә килдек икән?

Гөнаһлар җыеп йөрергәме?

Күп гөнаһ җыеп, дөнья куып,

Кабер эчләренә керергәме?

Яшь вакытларымда уйламадым

Ялгыз гүркәйләргә керүне.

Ялгыз гүргә кереп, ялгыз калып,

Ничек итеп җавап бирүне.

Тәнемнән җаным чыккач,

Кыйбла ягына борып куярлар.

Туганнарым белән балаларым

Ташлап китәсең, диеп еларлар.

Китәм инде сездән аерылып,

Алып киткәч — дога кылыгыз.

Атна кичләр җитсә, теләк теләп,

Миңа атап дога кылыгыз.

Шул догалар барса — шатланырмын,

Изгеләрдән булса яннарым.

Кара җир астында ятар инде

Кыямәткә кадәр тәннәрем.

Ракия Кашшафетдин кызы.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1157

Комментирование запрещено