Сабантуй-шествие: в Казани покажут деревенскую традицию сбора подарков на конных повозках / Казанда Сабан туенда җиңүчеләргә бүләк җыйдылар

Праздник уже начался.

Праздник уже начался.

Сегодня в Казани пройдет церемония сбора подарков для батыров Сабантуя. Маршрут движения пяти конных повозок проходит от Старо-Татарской слободы до «Казанской ярмарки», где сегодня открывается форум «Объединенные города и местные власти» (ОГМВ). Об этом «БИЗНЕС Online» сообщил один из организаторов церемонии, председатель правления ассоциации рестораторов и отельеров Казани Зуфар Гаязов.

Праздник начнется в Старо-Татарской слободе от комплекса «Татарская усадьба» с концерта. На маршруте артистами театра им. Камала запланирована, к примеру, постановка «Зәңгәр шәл». Эту самую голубую шаль также положат в качестве подарка для батыров Сабантуя, который пройдет в Казани 28 мая. Шествие возглавят всадники со знаменем Сабантуя, организаторы обещают и традиционного барана, которого понесут на плечах.

Подобная акция – первая в своем роде в Казани, обычно она проходит на селе – в татарских деревнях и селах эта традиция праздника плуга была очень распространенной. Ожидается, что в мероприятии примут участие около 1 тыс. человек, а свои подарки уже приготовили около 30 компаний, в том числе рестораны, отели города, промышленные предприятия, хлебозаводы №2 и 3, БКК, а также ИнтехБанк и Банк Казани.

Начало праздника запланировано в 9 утра, а финиш в 12.30, к началу церемонии открытия форума ОГМВ.

«БИЗНЕС Online».

* * *

Бүген Казанда Сабан туе милли бәйрәме өчен тәүге тапкыр бүләк җыелды. Борынгыдан килгән гадәт буенча, бүләкләрне йорттан-йортка кереп җыялар. Оештыручылар шуны истә тотып, Сабан туе ярышларында тапшырылачак бүләкләрне җыюны Татарстан башкаласының 4 урынында оештырган.

“Татар утары” комплексында бүләк җыю тантанасы иртәдән үк башланып китте. Әлеге чара − комплекс җитәкчелеге идеясе. Оештыручыларның берсе булган Альбина Таһирова “Татар-информ” МАна хәбәр иткәнчә, бүләк җыюда бик күп предприятиеләр һәм оешмалар үзләреннән өлеш керткән. Концерт программасын оештыруда исә Казан дәүләт мәдәният институты студентлары ярдәм иткән. Иң зур ярдәм ТРның туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан булган.

Бүләкләргә килгәндә, алар бик күптөрле: сувенирлардан алып, көнкүреш техникасы, чәй сервислары, велосипед һ.б. зур әйберләргә кадәр бар. Милли бәйрәмдә колга башына эленә торган әтәчне дә, көрәштә җиңгән батырга биреләчәк тәкәне дә бирегә алып килгәннәр.

“Татар утары”ннан соң, 4 атка утырган яшьләр гармун уйнап, татар халык җырларын җырлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданга юл алды. Анда да җырлап-биеп күңел ачты, бүләк җыйды. Камаллылар да чарага үз өлешләрен кертте — “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтте. Моннан тыш, бүләк җыю “Планета фитнес” клубы каршында һәм “Казан ярминкәсе”ндә дә була. Җыелган бүләкләрне Казан Сабан туен оештыручыларга тапшырачаклар.

Бүләк җыю хакында ММЧдан ишетеп килгән Физалия Фәйзрахманова Казанга Воркутадан кайткан, һәм Сабан туенда җиңүчеләргә дип, колгага Себер якларыннан ук алып кайткан шарф бәйләгән.

Бүләк җыюда күбрәк яшь буын вәкилләре катнашты. Студентлар аеруча күп иде, сәхнәдә дә яшьләр чыгышлары өстенлек итте. Олы яшьтәге апалар, әле күптән түгел генә тәпи басарга өйрәнгән балаларын иярткән яшь әниләр дә Сабан туе җиңүчеләрәенә бүләкләр алып килгән. Әмма колгага бәйләнгән сөлгеләр арасында гына, борынгыдагы кебек чигелгән сөлгеләр генә күренмәде…

“Татар-информ”.

Просмотров: 1054

Комментирование запрещено