Рөстәм Миңнеханов Баһрейн Корольлегенең Ислам эшләре буенча югары советы рәисе урынбасары белән очрашты / ​Рустам Минниханов – зампредседателя высшего совета по исламским вопросам Бахрейна: «Татарстан придает огромное значение развитию сотрудничества с королевством»

1464295180_print_1351907_1532533Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баһрейн Корольлегенең Ислам эшләре буенча югары советы рәисе урынбасары шәех Абделрахман Бен Рәшид Бен Мөхәммәд Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу ТР Президенты исеменнән «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә катнашучылар хөрмәтенә рәсми кабул итү кысаларында булды.

Рөстәм Миңнеханов Баһрейн Корольлегенең Ислам эшләре буенча югары советы рәисе урынбасарына Казанга килүе, «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия — Баһрейн мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында Татарстан Баһрейн Корольлеге белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Россия ислам дөньясы белән җитди багланышка йөз тота, һәм Татарстан ил төбәкләренең берсе буларак мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуга өлеш кертә.

Очрашудакатнашучылар алга таба багланышларның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

Искәртеп үтәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел апрель аенда эш буенча Баһрейнга барган иде, анда Баһрейн короле гаиләсе балалары очрашулары булды, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татар-информ»

* * *

Президент РТ Рустам Минниханов встретился вчера с заместителем председателя Высшего совета по исламским делам королевства Бахрейн Шейхом Абдельрахманом Бен Рашидом Бен Мухаммадом Аль Халифой. Он отметил, что Татарстан придаёт огромное значение развитию сотрудничества с Королевством Бахрейн в рамках укрепления российско-бахрейнских отношений. Он также напомнил, что Россия настроена на серьезное взаимодействие с исламским миром, и Татарстан как один из регионов страны вносит вклад в укрепление связей с мусульманскими государствами.

Встреча состоялась в рамках официального приема от имени президента Республики Татарстан в честь участников Группы стратегического видения «Россия – исламский мир». В ходе нее стороны обсудили актуальные вопросы дальнейшего взаимодействия.

Напомним, Минниханов в апреле текущего года посетил Бахрейн с рабочим визитом, в рамках которого состоялись его встречи и переговоры с представителями королевской семьи.

business-gazeta.ru

Просмотров: 932

Комментирование запрещено