Беренче тапкыр Казан Сабан туе борынгы йола белән башлана (ВИДЕО)

imgi00020Казан шәһәре тарихында беренче тапкыр башкала Сабан туе алдыннан урамнарга атлар җигеп чыгып, гармуннарда уйнап, җырлап-биеп милли бәйрәм ярышларында җиңүчеләр өчен сөлгеләр һәм бүләкләр җыйдылар.

Быел Казан Сабан туе 28 майда, шимбә көнне Мирный бистәсендәге каенлыкта узачак. Гасырлардан килгән гадәткә тугры булып, авылларда хәзер дә Сабан туена кадәр һәр йортка кереп, халыктан бүләкләр җыялар: берәүләр озын колгага чиккән сөлгеләр, икенчеләр яулыклар бәйли, ә хуҗабикәләр абзардан тавык йомыркалары алып чыгып бирә – бу бүләкләр милли уеннарда, ярышларда җиңүчеләргә тапшырыла.

Казанда, гомумән, шәһәр җирлегендә әле мондый йоланың бәйрәм итеп үткәрелгәне юк иде. Беренче тапкыр аны быел Казанда туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты, Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының башкаладагы Иске Татар бистәсен төзекләндерү белән шөгыльләнә торган “Иске шәһәр” префектурасы оештырды. Аларга Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары, төрле предприятие-оешмалар ярдәм итте.

Бәйрәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы урнашкан Иске Татар бистәсендә, Кабан күле буенда Сабан туена бүләк җыю йоласы һәм милли уеннар белән таныштырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Сәхнәдә артистлар чыгыш ясады, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиева Сабан туена багышланган җыр бүләк итте. Төрле оешмалар исеменнән бүләкләр тапшырылды, алар арасында исә нәрсә генә күрмәссең – велосипедлар, самокат, тере әтәч, тәкәләр, картиналар, уенчыклар, теге яки бу хезмәттән файдаланырга сертификатлар, баллы чәк-чәк, каклаган каз… Шулай итеп, бүләкләр тау булып өелде, сандыклар шыплап тулды.

imgi00021Иске Татар бистәсендә туып үскән һәм шушында гомер кичергән, бистәдәге иске йортларны сүтеп, халыкны шәһәрнең башка җиренә күчергәндә дә китәргә теләмәгән сиксән яшьлек Нурания апа Биктимерова да радиодан Казан Сабан туена бирнә җыюларын ишетеп, бүләкләр күтәреп килгән.

– Казанда беркайчан да Сабан туена бүләк җыйганнары булмады. Мин – алтынчы буын шушы Иске Татар бистәсе кешесе. Халыкны күчергәндә бу җирдән аерылырга теләмичә иске генә “хрущевка” фатирга күченеп калдым. Мин мондагы бөтен борынгы йортларны, анда элек кемнәр яшәгәнен хәтерлим. Хәзер инде мине Иске Татар бистәсе тарихының бер өлеше итеп күреп, “тере энциклопедия” дип атап йөртәләр, Тукай урамында төзелгән яңа йорттан фатир бирделәр, шунда яшим. Лаеш районында бакчам бар, Президентыбыз үзегез үстергән яшелчә-җимешләр ашагыз дигәч, кәбестә утыртып яткан җиремнән Сабан туена бирнә җыюларын ишетеп, тизрәк Казанга кайттым, – дип Нурания апа кулларындагы бүләкләрен күрсәтә. – Яулык – көянтә-чиләк күтәреп йөгерүдә беренче килгән ханымга, сөлге – катыклы савыттан авызы белән тәңкә эзләп табучыга, оекбашлар – кашыкка йомырка салып беренче йөгереп килүчегә, бер кап чәй – биек баганага менеп җитә алган җитез егеткә хәл кертү өчен, ә бер кап кер юу порошогы – уңган хуҗабикәгә.

Нурания апа сөйләгәнчә, Казанда Сабан туе элек Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркында үткәрелгән. “Иске Татар бистәсенең Кабан күле ярындагы урамның буеннан буена бакча иде, анда акацияләр үсә, эскәмияләр куелган иде. Кабан күле суы бик чиста, эчәргә яраклы иде. Халык көймәләргә утырып, гармун тартып, күлдә йөрергә чыга иде. Мәрҗани урамында мәчетләр булганга безнең өчен бу як-тирәләр изге җир кебек кадерле иде: урамнан үткәндә кешеләр бик тыйнак, тавышланмыйча гына, аяк киеме үкчәләрен каты бәрмәскә тырышып атлый иде”, – дип искә ала Нурания апа.

Казан зоопаркы һәм Биектау районы хуҗалыкларыннан китерелгән, тәртәләре чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле атларның арбаларына утырып, Сабан туена бирнә җыючылар Иске Татар бистәсеннән соң Кабан күле яры буйлап кузгалып китте. Арбалар Галиәсгар Камал театры янында туктагач, театр артистлары бүләккә колгага танылган “зәңгәр шәл”не бәйләде. Воркута шәһәреннән Казанга кунакка кайткан Фазалия Фәйзрахманова да сөлге җыючыларның театр тирәсеннән узасын ишетеп, бирегә ашыккан икән. “Мин тумышым белән Марий Элның Бәрәңге районы Мазарбаш авылыннан, Казанда ветеринария академиясен тәмамладым, гаиләм белән Воркутада яшәдек, менә хәзер пенсиягә чыккач, Казанга күченергә җыенабыз. Минем туган авылда да Сабан туена бирнә җыялар иде, Казан Сабан туена яулык бүләк итәсем килде – милли уеннарда җиңүчеләргә истәлегем булсын”, – дип Фазалия ханым бүләген тапшыра алуына сөенүен белдерде.

Бүләк җыючыларның юлы Сәлимҗанов, Павлюхин урамнарыннан туктый-туктый узып, халыктан бүләкләр кабул итеп, “Казан ярминкәсе” үзәгенә кадәр дәвам итте.

Дарья Санникова, Казанда туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты башкарма директоры:

– Татар авылларында кебек Казанда да Сабан туена бирнә җыю күркәм традициягә, шәһәр халкы, башкала кунаклары һәм туристларның яраткан бәйрәменә әверелер дип өметләнәбез.

Зөфәр Гаязов, Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе:

– Сабан туена бирнә җыю бәйрәмен оештыруга ярдәм иткән барлык оешмаларга, рестораннарга, кунакханәләргә рәхмәтлебез. Иске Татар бистәсе татар милли традицияләрен саклау һәм таныту үзәге булып, биредә тагын да бик күп матур бәйрәмнәр оештырылсын иде дип телибез.

intertat.ru

Просмотров: 888

Комментирование запрещено