Казан, балалар белән җәйге ял өчен, популяр шәһәрләр Топ-3 нә кергән / Казань входит в топ-3 самых популярных городов для летних путешествий с детьми

kazanҖәй гаилә белән иң арзан ял Россиядә КавМинВодада, анда балалар белән бер тәүлек яшәү 2,7 мең сумга төшәчәк

Казан балалар белән җәйге ял өчен популяр шәһәрләр Топ-3 нә кергән.

Travel.ru туристлык сервисы балалар белән сәфәрләр өчен иң популяр җәйге юнәлешләрне билгеләде. Рейтинг агымдагы елның 1 июненнән 31 августына кадәр балалар белән яшәү өчен кунакханәләрне броньлау мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән.

“Россия буенча балалар белән сәяхәт итүләр саны узган ел белән чагыштырганда чирек өлешкә арткан. Краснодар крае курортлары балалар белән ял итү популярлыгы буенча Кырым курортларыннан өстен, әмма Кырымда балалар белән ял итү, Кубаньга караганда, 20 процентка арзанрак”, — дип билгеләп үтте Travel.ru коммуникацияләр буенча директоры Яков Садчиков.

Балалар белән җәйге ял өчен Россия шәһәрләренең беренче унлыгына шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Вологда, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Ярославль, Ростов-на-Дону, Кострома һәм Сергиев Посад кергән.

Казанда балалы туристлар кунакханәләрдә уртача 4 көнгә туктала һәм яшәү өчен тәүлегенә 3,2 мең чамасы сарыф итәчәкләр.

Гаилә белән ял итү өчен Россиянең популяр курортлары Топ-10 на Сочи, Ялта, Анапа, Геленджик, Алушта, Феодосия, Ейск, Евпатория, Новороссийск һәм Светлогорск кергән.

Җәй гаилә белән иң арзан ял Россиядә КавМинВодада, анда балалар белән бер тәүлек яшәү 2,7 мең сумга төшәчәк, ә иң кыйммәтлесе – Мәскәү өлкәсендә (тәүлегенә 4,5 мең сумнан артык). Балалар белән ял итү өчен кыйммәт булмаган Кырым курорты – Судак (тәүлегенә 2 мең сум). Балалар белән иң озак сәфәр Анапага, уртача 13 көнгә планлаштырылган.

«Татар-информ»

* * *

Столица Татарстана вошла в топ-3 самых популярных городов для летних путешествий с детьми. В первую десятку российских городов для летнего отдыха с детьми входят Санкт-Петербург, Москва, Казань, Вологда, Нижний Новгород, Великий Новгород, Ярославль, Ростов-на-Дону, Кострома и Сергиев Посад.

Самые популярные летние направления для путешествий с детьми определил туристический сервис Travel.ru. Рейтинг основан на данных броней отелей и апартаментов для проживания с детьми с 1 июня по 31 августа 2016 года туристами, путешествующими самостоятельно всей семьей. Как отмечают в компании, число летних путешествий с детьми по России выросло на четверть по сравнению с прошлым летом.

В Казань туристы с детьми бронируют поездки в среднем на 4 дня и потратят на проживание около 3,2 тыс. руб. в сутки.

В топ-10 популярных курортов России для семейного отдыха этим летом входят Сочи, Ялта, Анапа, Геленджик, Алушта, Феодосия, Ейск, Евпатория, Новороссийск и Светлогорск.

KZN.

Просмотров: 805

Комментирование запрещено