Каз бәбкәләре, чебешләр алырга барган чакта

2Яшәү белән үлем арасында чебешле булып, сугышта батырлыклар күрсәткәндәй Гали авылына кайтып җиткәннәр кызлар…

Бу язмамның геройлары — үзем белән бер урамда торучы, бергә яшәгән дусларым Мәдинә, Әлфия, Әкълимә һәм сеңелем Сәгыйдә. Яз аеның иң матур бер көнендә, барлык өй мәшәкатьләрен калдырып, төнге поездга утырып, каз бәбкәләре, чебешләр алырга дип, Уфа шәһәренә килеп төшәләр. Базарга ике генә тукталыш булганга, трамвай да көтмичә, йөгерә-йөгерә баралар. Базар капкасыннан керүләре була, өметләре өзелә: берничә машинада чебешләр сатылып беткән, фәкать бер машина алдында гына кара болыт кебек халык чиратка баскан.

Сәгыйдә әйберләрне саклап кала, Мәдинә кибеттән тартмалар алырга керә. «Әле сату башланды гына, барыгызга да җитә», — дигәч, Әкълимә белән Әлфия дә төркем эченә кереп югалалар. Әкълимә озын буйлы булганга, тартмасын кулдан-кулга йөртеп сатучыга бирә. Аңа чебешләрне тутырып бирәләр, ә ничек алып чыгарга? Бернинди җай юк, барып та, кузгалып та булмый. Озын буйның файдасы бик тә ярап куя. Дулкыннар өстендә чайкалган көймәдәй, Әкълимә терсәкләре белән этә-төртә барлык көчен куеп, ниһаять, килеп чыга. Тузган чәчләрен җыеп, өзелеп төшкән сәдәфләрнең урынын булавка белән эләктергәч, чебешләрне шатланышып дүрт тартмага бүлеп салалар. Кинәт кенә исләренә Әлфия килеп төшә: ә ул кайда? Сәгыйдә барып кычкырып та карый, җавап бирүче юк. Шуннан соң Мәдинә эзләп китә.

Ни­һаять, чебешләр сатылып беткәч, чираттагылар әкрен генә тарала башлаган… Шуннан инде Әлфия дә килеп чыккан. Яулыгы юк, чәчләре тузган, ирене шешеп чыккан, күз төбе күгәргән. Болар тыела алмыйча көләргә тотына. «Бу «фонарьларны» каян алдың?» — дип сорагач, ул сөйләп бирә: «Бер ир кулын аркылы куйган иде, мин тешлеп алдым, ә ул ачу белән миңа тондырды».

Шулай итеп, яшәү белән үлем арасында чебешле булып, сугышта батырлыклар күрсәткәндәй Гали авылына кайтып җиткәннәр кызлар. Бу хәлгә 10 ел үтсә дә, бүгенге көндә дә көлешеп искә алалар алар.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

 2006 ел.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1152

Комментирование запрещено