Карлыгачлар кайтканда

740445__swallows-in-the-spring_pКарлыгачлар кайта иде

Җәйнең гүзәл таңында,

Күкнең зәңгәрлеген айкап,

Кояш чыккан чагында.

Кояш батканда кичләрен

Чыбыкка төзелешеп,

Уртаклашалар хисләрен

Чөкердәшеп-көлешеп.

Кошчыклары кай арада

Канатланып очалар.

Бик кечкенә булсалар да

Күк киңлеген кочалар.

Яшен җитезлеген алып

Болытларның үзеннән,

Уйларыма юллар салып,

Алар калды күңелдә.

Карлыгачтай хыялларым

Менәләр бик югары.

Күреп тормыш кыяларын

Калмабыздыр югалып.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 906

Комментирование запрещено