М.Шәймиев: «Болгар академиясен төзеп бетергәнче, белем бирү стандартын эшләргә кирәк» / ​Минтимер Шаймиев: «Одна из первых наших задач – до конца строительства Болгарской исламской академии разработать образовательный стандарт»

26_5_5Болгар ислам академиясе төзеп беткәнче, белем бирү стандартын эшләргә кирәк, дип белдерде кичә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Россия — ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме эш утырышында.

Истәлек билгесендә үткән чарада РФ Тышкы эшләр министрлыгы илчесе Константин Шувалов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры Вениамин Попов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар катнашты.

«Бүген РФда ислам белеме стандарты юк. Бу еш кына тискәре күренешләргә китерә, — диде М.Шәймиев үзенең чыгышында. — Барлык диния нәзарәтләре белән килештереп кабул иткән бердәм стандарт булмау еш кына дин тотучыларның гамәлләрен төрлечә аңларга мөмкинлек бирә. Без бөтен Россия буенча белем бирү процессы нигезләре салынган мизгелдә очраштык».

«Безнең тәүге бурычларның берсе — Болгар ислам академиясе төзелеп беткәнче белем бирү стандартын эшләү», — дип ассызыклады М.Шәймиев. Аның сүзләренчә, Болгар академиясенең нәкъ менә эчтәлеге аеруча мөһим. «Белем бирү процессен оештыру тизрәк барсын өчен бөтен яхшы тәҗрибәне куллану зарур. Сезнең ярдәм белән критерийлар табарбыз дип уйлыйм. Академиядә белем бирү дәрәҗәсе югары булырга тиеш», — дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе. Без ислам академияләренең дөнья тәҗрибәсен ишетүгә һәм алар белән хезмәттәшлек итүгә шат, дип өстәде ул.

М.Шәймиев билгеләп узганча, кешеләр үз диннәре өйрәнергә һәм белергә тели. «Без изге урыннарны торгызу мөмкинлеген бирәчәк вакытлар җитү турында хыялландык. Илдәге үзгәртеп кору ярдәмендә, ул ничек кенә авыр узмасын, 90нчы еллар башында һәр кешенең конституциядә каралган дин тотуга хокукы кире кайтарылды. Бу бик зур казаныш, без моңа мохтаҗ идек», — диде М.Шәймиев.

Мисал итеп ул түбәндәге саннарны китерде: үзгәртеп коруга кадәр Татарстанда 23 мәчет булса, 10 елдан соң алар 1000гә җитте, ә хәзер — 1,5 меңнән артыграк. «Кешеләр аларны төзекләндерүгә үзләре алынды, бу бөтен кешенең теләге булды,-  диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. — Бу исламга гына түгел, башка конфессия вәкилләренә дә кагыла».

Минтимер Шәймиев Татарстанда гасырлар буе мөселманнар һәм православие дине вәкилләренең бергә гомер кичерүенә игътибар юнәтте. «Кешеләр дус яши һәм үзара аңлашу хөкем сөрә, — диде ул. — Милләтара һәм конфессияара аңлашу табу мөһим. Һәм бу мөмкин хәл».

ТР Дәүләт киңәшчесе Кол Шәриф мәчете төзелү һәм шул ук вакытта Благовещение соборын төзекләндерү турында сөйләде, ә Казанның 1000 еллыгына Казан Кремлен ЮНЕСКО исемлегенә кертеп булган. «Россия һәм Татарстан өчен әлеге адымнарның халыкара танылу алуы әһәмиятле. Иң мөһиме — республикабызда яшәүче кешеләр боларны кабул итә. Һәм бездә бер фонд — «Яңарыш», — диде ул һәм борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрен торгызу турында сөйләде. Хәзер бер үк вакытта Болгар ислам академиясен һәм Казан Изге Ана иконасы соборын төзекләндерү эшләре бара.

«Татар-информ»

* * *

Вчера в Болгарском историко-археологическом комплексе прошло заседание Группы стратегического видения «Россия – Исламский мир». Государственный советник РТ, председатель Попечительского совета Республиканского фонда «Возрождение» Минтимер Шаймиев рассказал его участникам о целях и задачах будущей Болгарской исламской академии

На сегодня в РФ нет стандарта исламского образования. Это часто приводит к негативным явлениям. Отсутствие единого стандарта, принятого в согласии со всеми духовными управлениями, дает иногда возможность по-разному трактовать поступки верующих. Мы встретились в тот момент, когда закладывается основа образовательного процесса по всей России».

Посол по особым поручениям МИД России, специальный представитель МИД России по взаимодействию с Альянсом цивилизаций Константин Шувалов в свою очередь отметил, что трудно найти место, которое лучше, чем Болгар, служило бы отражением идеи встречи «Россия – Исламский мир». «Как и другие члены Группы стратегического видения, я нахожусь под глубоким впечатлением от увиденного здесь», сказал он.

В заседании также приняли участие координатор группы стратегического видения «Россия – исламский мир», директор Центра партнерства цивилизаций МГИМО Вениамин Попов, заместитель премьер-министра РТ Василь Шайхразиев, председатель ДУМ РТ, муфтий Татарстана Камиль Самигуллин, председатель Центрального духовного управления мусульман, верховный муфтий России Талгат Таджуддин и члены Группы «Россия – Исламский мир», прибывшие в Казань из разных стран: ОАЭ, Египта, Иордании, Йемена, Турции, Индонезии, Марокко, Сирии, Катара, Сенегала, Нигерии, Таджикистана, Кыргызстана и др.

business-gazeta.ru

Просмотров: 1003

Комментирование запрещено