Ислам университеты төзелә башлады

Талип хәзрәт Яруллин (сулдан икенче) һәм Ринат Закиров (сулдан дүртенче) бер төркем имамнар арасында.

Талип хәзрәт Яруллин (сулдан икенче) һәм Ринат Закиров (сулдан дүртенче) бер төркем имамнар арасында.

19 — 21 майда Татарстан башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үткәрелде. Форумда Татарстан Респуб­ликасыннан һәм Россия Феде­рациясенең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашты. Самарадан да җыенга тулы бер автобус — 45 дин әһеле барып кайтты. Аннан кайткач, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН белән очраштык.

- Быел форумга әлегә кадәр Болгарны күрмәгән мөф­тиләрне, имамнарны һәм мә­четләребезнең актив әгъза­ларын алып бардык. Шулай эшләгәндә, борынгы Болгарыбызны күбрәк кешеләр күрә ала, татарның кайдан чыкканы, тамыры кайдан булуын белә башлый. Гомумән, үзен татар дип белгән һәр кеше Болгарга барып, борынгы бабаларыбызга зиярәт кылып кайтырга тиеш, дип уйлыйм.

Безнең автобус Казанга барып җиткәндә иртәнге тугызлар тирәсе булгандыр. Ку­накханәләргә урнашып бет­кәч, безне төрле биналарда — “Казан” үзәге, Университет, Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясендә урнашкан секцияләргә бүлделәр. Без “Татар яшьләре һәм ислам дине” секциясенә туры килдек. Җитәкчебез дә бик зыялы, бик укымышлы имам Җәлил хәзрәт Фазлыев иде. Ләкин Самара татарлары да төшеп калганнардан түгел. “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рифкать улы Газизов сүз алып, яшьләр арасында уздырыла торган чаралар, конференцияләр һәм форумнар, җәйге лагерьларда алып барыла торган дини тәрбия эшләре турында тәфсилләп сөйләгәч, Җәлил хәзрәтнең хуплавын ишеттек. Казаннан читтә яшәп тә татар мәктәпләре, мәчетләр, мәдрәсәләр булдырасыз, дин һәм мәгариф өлкәсендә хәерле хезмәт күрсәтәсез, дип кү­ңелләребезне үсендерде ул.

Икенче көнне Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында уздырылган пленар утырышта башка секцияләрнең эше белән дә таныштык. Хәзерге заман шомлыгына кагылышлы “Суфичылык һәм дини традицияләр” дип аталганы игътибарыбызны аеруча җәлеп итте.

Пленар утырышның икенче бүлегендә Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миннеханов та катнашты. Ул дин әһел­ләренә мөрәҗәгать итеп, Рос­сиядә көйләнгән ислам тра­дицияләреннән аерылмыйча, үзе­безнең галимнәрне, дин бел­гечләрен үстереп, башкалар­га да үрнәк булып яшәргә өндәде.

Шимбә көнне Самара делегациясе Болгар дәүләт та­рихи-архитектура музей-тыю­лыгында егерме беренче тапкыр уздырылган “Изге Болгар җыены”нда катнашты. Дин әһелләре килгәндә Болгарда Россиянең төрле регионнарыннан утыз меңләп кеше җыелган иде инде. Самарадан кешеләр ике автобуста һәм үз машиналары белән дә килгәннәр иде.

Болгар Ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу быелгы җыенның иң зур тантанасы булды. “Булачак Ислам академиясенең төп бурычы — күренекле татар дин галимнәре үрнәгендә югары дәрәҗәдә әзерлекле, тирән белемле, абруйлы, кешеләрне инандыру һәм чит-ят агымнарга каршы тору сәләтенә ия заманча дин эшлеклеләре, галимнәр булдыру” — дип язган бу турыда Минтимер Шәймиев “Ватаным Татарстан” газетасында басылган “Без янә зур эшкә тотынабыз” мәкаләсендә. Мин дә Казан телевидениесе сорауларына җавап биргәндә шул ук теманы күтәрдем: “Согуд Гарәбстанында яисә башка Көнчыгыш илләрдә укып кайтучылар үзләренең укымышлылыгы белән масаерга, безгә ят булган дин кануннарын кертергә яраталар. Ләкин күп вакытта аларның идеологиясе безнекеннән нык аерылып тора. Үзебезнең илдә дә ислам дине белгечләре бар һәм аларның дин гыйлемен башка илләрнең дин әһелләре дә таный һәм югары бәяли. Безгә үзебезнең илдә укыган имамнар кирәк. Мин ышанам, киләчәктә шушы Ислам университеты җирле мөселманнарның ихтыяҗларына җавап бирерлек кадрлар әзерләп торачак”, дип сөйләдем.

Истәлекле капсула салу тантанасы ахырында дин юлында күп көч куйган бер төркем имамнар “Әл-Хәмд” медале белән бүләкләнделәр. Самара өлкәсеннән бүләкләнүчеләр алтау — Камышлы мәчете имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт Гусамов, Кләүле мәчете имам-хатыйбы Инжир хәзрәт Сөләйманов, Новокуйбышевск мөселманнары мәхәлләсе рәисе, имам-ха­тыйб Әхмәткәрим хәзрәт Ми­не­каев, Челно-Вершины районының Зәет авылы мәчетендә озак еллар имам-хатыйб булып эш­ләгән Нәбиулла хәзрәт Сәй­фетдинов, Кләүле мөсел­ман­нарының мә­хәллә рәисе Ринат Габидуллин һәм Камышлы районының Иске Усман мөселманнары мәхәлләсе рәисе, имам-хатыйб Әнвәр хәзрәт Рамазанов. Без аларны зур дәрәҗә алулары белән чын күңелдән котлыйбыз!

Тантанадан соң халык Тәүбә мәрасименә юнәлде. Бу вакытта акрын гына сибәләп торган яңгыр кинәт көчәеп китеп, халыкның догага күтәрелгән кулларын юып, тәүбәләрен кабул итте.

Форумда катнашкан имамнар төшке ашка чатырларга кергәч тә сөйләшүләр, фикер алышулар тәмамланмады. Бигрәк тә Татарстанның беренче президенты, ә хәзер Татарстан дәүләт киңәшчесе бу­лып эшләүче Минтимер Шәй­миевның шушы музей-тыюлыкны булдыру өчен бөтен көчен куйган Россия мө­селманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Шәйхелислам Тәлгать Сафа улы Таҗетдинның эшенә зур бәя бирүе, аның турында күп җылы сүзләр әйтүе яхшы эшләрнең онытылмавын, халык күңелендә рәхмәт булып саклануын дәлилләде.

- Әле үткән гасырның 80нче елларында Тәлгать хәзрәт әле бернәрсә булмаган шушы урынга килеп, Болгар бабаларыбыз рухына дога кылу, зиярәт итү тәртибен кертте. Аны моның өчен битәрләделәр дә, ачуландылар да, ләкин ул һаман үзенекен итте. Ә хәзер күрегез инде — Ак мәчет балкып утыра, кунакханәләр төзелә, кораблар килеп туктау мөмкинлеге булсын өчен, Идел тирәнәйтелә, пристань төзелә. Инде академия дә булса, биредә тормыш кайнап тора башлаячак, яшь имамнар укыган моңлы Коръән авазы бөтен Иделгә таралачак, — дип сөйләде Минтимер Шәрип улы Шәймиев.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язып алды.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1136

Комментирование запрещено