“Милләтебез хәзинәләре” быел ике сменада узачак

DSC_03661-9 июнь көннәрендә Казанның Петровский бистәсендә урнашкан “Регина” балалар сәламәтләндерү лагере базасында “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасы эшләячәк. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Бу хакта бүген “Татар-информ” МА генераль директоры Шамил Садыйков уздырган матбугат конференциясендә билгеле булды. Журналистлар белән очрашуда РФ ФҖның ДД депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина катнашты.

Ләйсән Сафина хәбәр итүенчә, сменада 11 төбәктән барлыгы 60лап бала киләчәк. Алар арасында Ульяновск, Рязань, Әстерхән, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Коми, Марий Эл, Мордовия Республикалары һәм Татарстаннан балалар бар. Сменага килүчеләрнең күпчелеге 10-16 яшьлек, әмма алар якын туганнары, абый-апалары белән килә икән, ул очракта 7-8 яшьлек балаларны да кабул итәләр.

Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, смена, күбрәк, татар телен өйрәтү, балаларда ана теленә карата мәхәббәт уяту максатыннан, оештырыла. Моның өчен махсус “Анам теле — күңелем теле” дип исемләнгән дәреслек эшләнелгән. Ул татар, рус, инглиз телләрендә язылган, шулай ук дәреслеккә кушымта буларак аудиодәресләр дә бар.

Татар теле дәресләрен лагерьда ял итүче балалар теория ягыннан гына түгел, гамәли яктан да үзләштерәчәк. Соңрак белемнәр тоталь диктант белән ныгытылып, алар башкарган күнекмәләр җыйналган папка балаларның ата-аналарына юлланачак. “Билгеле инде, 10-14 көн эчендә генә татар телен өйрәнеп булмый. Шуңа да без әти-әниләрне көн саен балалары белән татарча сөйләшергә өндибез”, — диде Ләйсән Сафина. Аның сүзләренчә, лагерьда ял итү 5,6 мең сум тора. Юл чыгымнары да әти-әни җилкәсенә төшә. Киләчәктә сменада ял итү бәясен киметү буенча эш алып барыла.

Белем бирүчеләргә килгәндә, балаларга татар телен әйдаманнар өйрәтә, төрле мастер-класслар уздыра. Шуңа да әлеге сменага әйдаманнарны кабул иткәндә аларның татар телен бик яхшы белүне таләп итеп куябыз, дип хәбәр итте “Идел” яшьләр үзәге вәкиле.

Әлеге смена тәмамланганнан соң, “Идел” яшьләр үзәгендә икенче смена уздырылачак. Анда барлыгы 180 бала катнашуы көтелә. Ләйсән Сафина хәбәр итүенчә, әле бу сменалардан тыш та 50 дән артык заявка бар. Шуңа мондый сменалар ничә тапкыр үткәрелсә дә, артык буламаячак, дип саный “Идел” яшьләр үзәге директоры. “Без әлеге сменаларны Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләргә дә чыгып, анда да уздырылырга тиеш. Саратов һәм Ульяновскида татар балалары лидерлар мәктәбе оештырылды. Быел исә “Милләтебез хәзинәләре” Удмуртиядә һәм беренче тапкыр Новосибирск өлкәсендә үтәчәк”, — дип хәбәр итте ул.

“Татар-информ” МА

Просмотров: 1273

Один комментарий

  1. Миллэтебезне тиз тараттык югалттык э кире торгызулары бик авыр.