Борынгы заманнарда ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуй – ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга, билгеле. Бу милли бәйрәмдә без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә уңган авыл халкын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Шуңа да, шәһәрдәгесеннән аермалы буларак, авыл Сабантуе аеруча мәгънәле һәм күркәм була.
Камышлы районының Яңа Усман авылында быел Сабантуй гөрләп үтте. Бәйрәм аланы төсле тасмалар, татарча язылган язмалар, флаглар, шарлар белән бизәлгән иде. Тантаналы музыка яңгырагач сәхнәгә бер-бер артлы авыл җирлеге җитәкчесе Айдар Зарипов, район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Самар Губерна Думасы депутаты, “Газпромтранс – Самара” җәмгыяте җитәкчесе Владимир Субботин һәм башка мөхтәрәм кунаклар күтәрелде. Алар үзләренең чыгышларында Сабантуйга мәдхия укыдылар. Мактауга лаеклы авыл халкына җирле үзидәрә һәм муниципаль район администрациясенең Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ниһаять, милли сабантуй әләме күтәрелде һәм бәйрәм киңәйгәннән-киңәя барып, шаулады-гөрләде генә. Авыл халкы һәм кунаклар Сабантуйда катнашкан Татарстан артистлары Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Фирзәр
Безнең сайтта әлеге чара турында тәфсилле мәкалә дә урын алыр.
Римма НУРЕТДИНОВА, Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА фотосурәтләре.
Просмотров: 2869
Очень хорошо было)на танцевалась вдоволь)))
ХОРОШИЙ САБАНТУЙ БЫЛ.