Алар эшкә һәм Ватанны сакларга әзер!

F-NLHya-4D0Ватанны сакларлык һәм эшкә әзер егетләр-кызлар үстерү — мәктәпләрнең һәм әти-әниләрнең төп бурычы. Без, денислеләр, бу юнәлештә, бер зур гаиләдәй, барыбыз да бергә һәм бердәм булып тырышабыз.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да ГТО нормаларын 100 процент уңышлы үти алдылар, ә Бикмөхәмәтова Чулпан алтын билге иясе дә булды әле.

Бадыйков Рафаэль җитәкләгән команда өлкәдә уздырылган спорт фестивалендә җиңеп кайтты.

Сигезенче сыйныф укучылары Идиятуллина Гүзәл, Минхаирова Ландыш, Хәбирова Ләйсән стритбол буенча Шенталы районы мәктәпләре арасында үткән ярышта беренче, Самар өлкәсенең төньяк округы мәктәпләре арасында үткән бәйгедә икенче урыннарны яуладылар. Чыннан да, безнең кызлар «йолдызлар»га әверелделәр шул!

Укытучының иң зур шатлыгы да, куанычы да — укучыларының уңышлары, шуңа күрә мин дә аларга чын күңелемнән зур рәхмәтләремне җиткереп, олы тормыш юлларында уңышлар теләп калам.

F-NLHya-4D0mlhBgxCWE90 sO1Ao0ryh0sҖәйге җылы яңгыр яуды,
Сафланып китте һава.
Яшелләнде, матурланды,
Чәчәк атты Җир-Ана.
Саубуллашу минутлары,
Күңелләр моңсулана…
Йөрәгемнән шигъри юллар
Ташкыннар булып ага.
Өлгергәнлек таныклыгы
Тиздән синең кулыңда.
Белемнәрең ярдәм итсен
Озын тормыш юлында.
Авыллардан киткән юллар буйлап
Кире кайтып була — бел аны.
Яшьлекләргә генә кайтып булмый,
Һич үзгәртеп булмый дөньяны.

 
Рөстәм НУРТДИНОВ, беренче категорияле физкультура укытучысы.
Денис авылы,
Шенталы районы.

Просмотров: 1725

Комментирование запрещено