Иске Ярмәккә янә сөенечле очрашуларга бай булган Сабантуй килде! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

image2Быелгы Сабантуй аеруча истәлекле булды кебек. Безнең өчен, 1991 елны мәктәпне тәмамлаучыларга, бигрәк тә. Чөнки нәкъ 25 ел элек  без олы тормышка аяк бастык, бүгенгесе көндә һәрберебез тормышта үз урынын табып, заман таләпләренә яраклашып дөнья көтәбез. Әлеге күркәм вакыйгабыз 1991нче елда яңадан оештырылган районыбызның юбилее белән дә тәңгәл  булды бит әле!

Быелгы Сабантуй бәйрәме безнең өчен тормышның ыгы-зыгысыннан бераз арынып уен-көлкегә, күңел ачуга, балачакка  кайтып килү мөмкинлекләрен  дә  бирде. Шулай ук уйламаган җирдән 35 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар белән дә очрашып, бергә истәлеккә фотосурәткә төшеп, бергәләшеп балачак иленә сәяхәт ясап алдык. Минсәит Низаметдиновичның,  безне укыткан укытучыбыз буларак,  тәбрикләве дә күңелләрне күтәреп җибәрде, бар җиргә дә өлгер  Җәмилә апабызның теләкләре дә очрашу-аралашуыбызны ямьләндерде.

IMG_2602[1]IMG_2603[1] IMG_2604[1] IMG_2607[1]Быел  туганнарым  Идиятова  Гәлибә,  Гәрәева Зәлифә  апаларымның да мәктәпне тәмамлауларына 50 ел булган. Алар Сабантуй алдыннан ук җыелыштылар.   Миңа да йомыш белән аларның очрашу кичәсенә кереп чыгарга туры килде. Бик зәвыклы итеп әзерләнгәннәр: стендлар дисеңме, һәрберсенә багышланган шигъри  юллар, музыкаль бүләкләр… Юбилярларның тырышлыкларына сокланып, матурлыкның чиге юк икән, дип нәтиҗә ясадым үземә.

IMG_2544[1] IMG_2554[1] IMG_2557[1] IMG_2558[1] IMG_2559[1] IMG_2560[1]Сабантуйның концерт программасы «Ак каен» фольклор ансамбленең «Сөлге чигәм» күренеше белән ачылып китте. Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим догалар укып, хәерле уңышлы еллар теләп, бәйрәмгә хәер-фатихасын бирде. Авыл җирлеге башлыгы Рәсыйх  Әхмәтзыя улы  Габидуллин чараны алдынгыларны бүләкләү белән дәвам итте.

Район администрациясе башлыгы  Рафаэль Камил улы Баһаветдинов авылыбызның Мәдәният йорты җитәкчесе Наил Нәбиулла улы Галимуллинга, Чулпан авылының шәфкать туташы Сәрия Кәрам кызына “Камышлы районының 25  еллыгына” дигән истәлекле медальләр тапшырды. Шундый ук медальләр  Дәмил Дәүләтшинович Хәсәншинга, Зөлфия Шамиловна Шиһаповага да бар иде. Алар хөрмәтенә  “Ярмәк вагы” башкарылды. Ярмәклеләрне Самар Губерна Думасы депутаты,  “Газпромтранс – Самара” җәмгыяте җитәкчесе Владимир Субботин да тәбрикләде.

Концерт программасы сәхнә ветераннарының чыгышы һәм балалар катнашуы белән үрелеп барды. Талантлы сабыйларның чыгышларын карап, рәхәтләнеп ял иттеләр олылар. Әле 16 июльдә авылыбызда «Балалар Сабантуе» булуы да көтелә. Былтыр беренче мәртәбә бик уңышлы гына үткән иде мондый чара, быел да балаларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек булачак.

Казаннан килгән танылган җырчы Илнар Ялаловның чыгышы да бәйрәм рухын күтәреп җибәрде. Әле җырларга кушылып биючеләргә дисклар да өләште ул. Камышлыдан килгән Галимә апабыз да диск белән бүләкләнде.

Быелгы Сабантуйда да һәркемгә дә, тамашачы булу белән беррәттән, ярышларда катнашу мөмкинлеге бар иде. Рәхим итеп көчеңне сынап карасаң, сәләтеңне күрсәтсәң, башкалардан җитезрәк һәм көчлерәк булып чыксаң, Сабантуй бүләгенә дә  лаек буласың, билгеле! Әйе, Сабантуйда кәефсезләнергә урын юк. Телисең икән концерт кара, спорт чараларын тамаша кыл, уеннарда катнаш, бер-бер артлы тезелеп киткән күчмә кибетләрдән тәм-томнар алып сыйлан.

Сабантуй — ул спорт бәйрәме дә. Бәйрәм төсен алган зур мәйдан мәдәни-спорт чаралары өчен менә дигән арена ролен үтәде: биредә  гер күтәрү, кул көрәштерү һәм башка бик күп спорт төрләре буенча бәйгеләр оешкан төстә үтте. Яше-карты күңеленә якты тәэссоратлар һәм дәрт-дәрман өстәп, халык һәм спорт уеннары гөрләп узды. Елдагыча Сабантуйның яме капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, су ташу, чүлмәк вату кебек борынгы уеннарда чагылды.

Барлык оештыручыларга рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Алар гомер буе туган җиргә  тугры калып, авылыбыз матурлыгын саклыйлар. Милләтебез, халкыбыз өчен янып йөриләр, күңел җылылары белән  җирне бизиләр. Кылган игелекле гамәлләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде! Киләсе елларда да Сабантуй шатлыклары күрергә насыйп булсын безгә!  

       DSC_0072image image2 image3 image4 image5 image6 image7 image9 image10 image11 image12 image13IMG_2576[1]сабан-16 003 сабан-16 004 сабан-16 005 сабан-16 009 сабан-16 014 сабан-16 018 сабан-16 020

DSC_0074 DSC_0075 DSC_0076 DSC_0077 DSC_0078 DSC_0079 DSC_0080 DSC_0081 DSC_0082 DSC_0083 DSC_0084 DSC_0085Гөлисә БӘТРЕДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Автор, Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА, Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 2070

2 комментариев

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Түрәләрнең һәр бересен йөз кешегә санасаң, җитәрлек була. Йөз кешене генә торырлык бит инде алар,әйе ме?

  2. Халык кына аз булды, Усман Сабантуена таеп бетте.