Главная сваха страны Роза Сябитова станцевала татарский танец в эфире Первого канала / Роза Сябитова Беренче каналда татар биюен биеп күрсәтте (ВИДЕО)

РозаСамая известная сваха России Роза Сябитова станцевала татарский танец в шоу «Без страховки» на Первом канале. «Несмотря на то, что по правилам проекта Роза должна была покинуть проект, жюри разрешило ей выступить в финале. Конечно, все хотели, чтобы Роза осталась, и она осталась! И правильно сделали! Она же не одна пришла, за ней весь татарский народ!» – объявила ведущая Яна Чурикова.

Напомним, после получения травмы Сябитова проиграла в полуфинале шоу и должна была покинуть проект, однако судьи разрешили ей выступить в качестве почетного гостя.

Танец поставил художественный руководитель ансамбля «Ильдан», заслуженный работник культуры Республики Татарстан Радиф Яваев.

business-gazeta.ru

* * *

Русиянең иң танылган димчесе Роза Сябитова Беренче каналда чыга торган “Без страховки” телетамашасында татар биюе башкарды. Шоуның ярымфиналында җиңелгәннән соң, Роза проекттан китәргә тиеш иде, тик аны калдырдылар.

Розаның ярымфиналга җитүе дә шактый зур батырлык саналды – чөнки ул бер биремне үтәгәндә аягын имгәтте. Шуңа да карамастан, ярымфиналга җитте, тик финалга узарга баллары җитмичә, төшеп калды. Шулай да ярышның хөкемдарлары Сябитовага финалда мәртәбәле кунак буларак чыгыш ясарга рөхсәт итте.

«Проект кагыйдәләре буенча Роза китәргә тиеш иде. Әлбәттә, бөтенесе дә аның калуын теләде, һәм ул калды да! Аны калдырып дөрес эшләделәр! Ул бит берүзе генә килмәде, аның артында бөтен татар халкы тора!”, — дип игълан итте алып баручы Яна Чурикова.
 
Биюне “Ильдан” ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәнят хезмәткәре Рәдиф Яваев куйган.
 
Роза Сябитованың “Без страховки” тамашасында катнашуы искитәрлек вакыйга булды. 53 яшьлек Роза тамаша мәйданында кеше ышанмаслык әйберләр ясап күрсәтте, кыюлыгы белән жюри әгъзаларын да, тамашачыны да шаккаттырды. Батутта чыгыш ясарга әзерләнгәндә ялгыш килеп төшеп, аягын имгәтте. Шунда да Роза туктап калмады, “шоудан китмим”, — дип, ярышта калды. Башкалар чыгыш ясаганда гипслы аягы белән, култык таякларына таянган килеш тамаша уза торган мәйданчыка килеп йөрде. Аягы төзәлгәч, янәдән сафка кайтты. Тик ярымфиналдан ары уза алмады.

Просмотров: 1312

Комментирование запрещено