Кыз бала заманасы

11 июнь — Балаларны халыкара яклау көне

Өйләнешкәч, хатынга әйтәм:

«Тик ир бала табарга!

Үзең әгәр булдырмасаң,

Эзләргә бар базарга».

Тора торгач хатын таба

Больницада бер бала.

Үз күзләрем белән күрдем.

Тоттырганнар кыз бала.

Әрләдем мин хатынымны:

«Инде таба белмәдең,

Әллә фельдшеры белмиме

Миңа малай кирәген?»

Ни дә эшләп булмый инде,

Риза булдык бусына.

Әле алда көннәребез

Хатын әйтә: «Борчылма!»

Ел үтмәде минем хатын

Инде тагын булдырган,

Икенчелере дә кызлар -

Бердән ике бертуган.

Әллә шундый мода инде:

Кыз бала заманасы.

Кызлар асрый үз анасын,

Ир бала кайнанасын.

Рәсим ТИМУШЕВ.

Сызран шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1163

Комментирование запрещено