Изге ай — Рамазан

1ISDQDG2Dys6 ИЮНЬДӘ УРАЗАНЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨНЕ

Коръән иңгән ай Рамазан,

Изгелекләр күп кылыйк.

Сабырлык, рәхмәтаенда

Ходайдан шәфкать сорыйк.

Таң атканчы сәхәр ашап

Ризыклардан тыелабыз.

Ахшам укып, авыз ачып,

Күп теләкләр кылабыз.

Ифтар мәҗлесе үткәргәннең

Ризыклары мул булыр.

Гөнаһлары ярлыкалып,

Саваплары күп булыр.

Җәннәт ишекләре ачык,

Тәмуглар бикле торыр.

Руза тоткан бәндәләрнең

Йөзләре нурлы булыр.

Иң изге ай — Рамазан,

Аллаһы бүләге — ислам.

Дин кануннары туплаган

Иң изге китап — Коръән.

Тәравих- изге гамәлдер,

Күркәм холык, әдәптер.

Яхшылыклар кылу өчен

Бу ай безгә сәбәптер.

Тәүбә-истигъфарга килеп,

Күп догалар укысак.

Гөнаһларыбыз бетәр,

Куңел сафланыр шулчак.

Изге Рамазан аенда

Мөселманнар сынала.

Кабердәге әрвахларыбыз

Догалар барса куана.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1452

Комментирование запрещено