Җәйге яңгыр

iКүк йөзен каплап болытлар

Җәйге эссе көннәрдә,

Алып килде ләйсән яңгыр

Сусап яткан җирләргә.

Шыбыр-шыбыр тамчылар да

Сөенеп төшә бирә.

Дөнья йөзе сулый тирән,

Күмелеп сихри көйгә.

Урманнар да, басулар да

Көтеп алды яңгырны.

Өмет баглап зур унышка,

Алар да бик куанды.

Кошчыклар да агачларда

Сайрый данлап яңгырны.

Чыркылдашып коеналар,

Макташып җылы суны.

Тирә-якта елмайган күк,

Рәхмәт укый Ходайга.

Бетмәс көчләр тупланган, дип,

Синең юмарт куеныңда.

Синдә көч бар су сибәргә

Сусаган, кипкән җиргә.

Синең назлы, җиләс җилең

Көч бирә эссе көндә.

Кодрәтең — зур, күңелең — киң,

Бетмәс көч Синең кулда.

Дөнья йөзендә һәммәсе

Баш ия Синең алда.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1232

Комментирование запрещено