Үренте өчен яшелчә, чәчәк культураларының орлыкларын алдан үз йортында чәчәргә өлгермәгәннәр өчен борчыласы юк. Аларны Похвистнево районының Гали авылында яшәүче эшкуарлар — ирле-хатынлы Фидаил һәм Рания Хәсәновлар — һәр атна саен Камышлы район үзәге базарына китереп саталар.
Шимбә көнне ирем белән Гали авылында яшәүче Хәсәновларга юл алдык. Менә гөлләр үрентеләре үстерүчеләрнең йортларына килеп кердек. Ни күрик? Ул шау чәчәктә утыра! Һәм биредә әкияттәй матур итеп салынган ике катлы өй басып тора! Читать полностью