В Самаре «Парад дружбы народов» собрал всех в огромном хороводе / Без барыбыз да — Россия…

FYLM-myjZO412 июня, в День России, на площади имени В.В. Куйбышева впервые состоялся «Парад дружбы народов». Он прошел в рамках праздничного мероприятия «Россия – великая наша держава!».

Решение об участии во всероссийской акции «Парад дружбы народов», одновременно прошедшей в День России во многих регионах страны, национальные общественные объединения Самарской области приняли еще весной и совместно с Домом дружбы народов начали подготовку к празднику.

И вот, 12 июня на площади имени В.В. Куйбышева собравшихся на праздник зрителей ожидало уникальное зрелище. Более 300 человек – активистов национальных общественных объединений Самарской области, представителей разных народов, проживающих в Самарской области, в национальных костюмах прошли под российскими флагами по главной площади столицы нашей губернии, наглядно продемонстрировав дружбу и единство народов России.

Во главе колонны шли дети – учащиеся национальных воскресных школ, воспитанники национальных творческих коллективов.

За ними следовали взрослые, и разноцветные косынки в их руках создавали эффект «живого триколора» – огромного российского флага. В колонне бок о бок шли русские и азербайджанцы, татары и мордва, чуваши и осетины, и даже студенты из Индонезии – всех участников «Парада дружбы народов» не перечислить.

Колонна прошла через живой коридор из многочисленных зрителей праздника к главной сцене – и развернулась в огромный межнациональный хоровод. Он закружил не только участников парада, но и многочисленных зрителей, которые с удовольствием вливались в общий круг. И завершился хоровод под восторженные аплодисменты тысяч зрителей этого масштабного действа, которое позволило каждому из участников и зрителей почувствовать себя частью единого российского народа.

qyR2XrjTGeoJNGoHSVjVlcFYLM-myjZO4Красочный и яркий «Парад дружбы народов» в Самаре зримо воплотил слова Конституции Российской Федерации «Мы – многонациональный российский народ».

samddn.ru

Фотографии Лилии РАХМАЕВОЙ.

* * *

Быелгы июнь вакыйгаларга бай булды. Сабан туйлары үтте генә, инде тагын зур бәйрәм – 12 июнь, Россия көне килеп җитте. Бу көнне Самарада һәм өлкәбездә бик күп бәйрәм чаралары уздырылды. Шәһәр парклары һәм Идел буе яры бәйрәм концертларыннан, анимация һәм спорт программаларыннан, милли-мәдәни үзәкләрнең күргәзмәләреннән гөрләп торды. Төп чаралар Куйбышев мәйданында оештырылган иде. 

2016 елга регионыбыз өчен әһәмиятле дүрт вакыйга туры килде: Юрий Гагаринның космоска очуына — 55, Бөек Ватан сугышы елларында Куйбышевның рәсми рәвештә запас башкала итеп танылуына — 75, Самара губернасының барлыкка килүенә — 165 ел һәм Самараның 430 еллык юбилее. Оештыручылар боларның барысын да бәйрәм тематикасына керткән.

“Космос” мәйданчыгында уникаль күргәзмә җәелдерелгән иде. Анда “РКЦ “Прогресс”, “Кузнецов” предприятиеләренең космоста булып кайткан объектлары, тулы зурлыктагы модельләре күрсәтелде.

Спорт яратучыларга футбол уйнау, ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге бар иде.

Шулай да, халык иң күп җыелган урын “Без барыбыз да — Россия” мәйданчыгы булгандыр. Өлкәнең милли иҗтимагый берләшмәләре һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган бу мәйданчыкта Самара төбәгендә яшәүче төрле милләтләрнең дус һәм бердәм яшәүләре чагылдырылган иде. Мәйдан тирәли куелган “милли йортлар”да төрле халыкларның кул эшләре, милли киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары, аш-сулары урын алган.

Халык музыкаль программадан да чын ләззәт алды. Анда рус, башкорт, чуваш, мордва, украин, әрмән, осетин һәм Самара төбәгендә яшәүче башка милләтләрнең һәвәскәр артистлары чыгыш ясадылар. Татар милләте мәдәниятен атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле тәкъдим итте.

Бәйрәм кысаларында беренче мәртәбә үткәрелгән “Халыклар дуслыгы парады” да бик күркәм тамашага әйләнде.  

Милли киемнәргә киенгән иҗтимагый оешмалар активистлары, төрле милләт вәкилләре — барлыгы 300ләп кеше, Россия әләмнәре астында Куйбышев мәйданын әйләнделәр. Колонна башына балалар — милли якшәмбе мәктәпләрендә укучылар, иҗади коллективларда шөгыльләнүчеләр баскан иде, алар артыннан өлкәннәр атлады. Бу парадта катнашучылар төп сәхнә янына җиткәч, кулга-кул тотынышып, әйлән-бәйлән әйләнә башладылар. Аларга тамашачылар да бик теләп кушылдылар.

Бәйрәм белән котлаганда губернатор Николай Меркушкин: «Бу бәйрәм Россия халкының тарихи язмышы уртак булуын тагын да тирәнрәк тоемларга мөмкинлек бирә», — диде. Ул илебезнең иң зур байлыгы, иң олы горурлыгы халык булуын ассызыклап үтте.

-Төбәгебездә нинди авырлыкларны да җиңеп чыгардай тырыш, уңган кешеләр яши, шуңа да бүген Самара өлкәсен Россиянең терәге дип атарга була. Киләчәктә дә бергәләшеп эшләрбез, илебез үсешенә тиешле шартлар тудырырбыз, дип ышанам, — диде губернатор.

Луганскидан Самарага кү-чеп, бүген “Самара” баскетбол клубында уйнаучы Евгений Минченко өчен дә бу көн истә калырлык булды. Николай Меркушкин аңа Россия гражданины паспортын тапшырды.

- Бу көнне үземнең икенче туган көнем дип саныйм. Авыр вакытта ярдәм кулы сузучыларга чиксез рәхмәтлемен. Самара данын Россиядә һәм чит илләрдә якларга әзермен, — диде шатлыгыннан балкып торган спортчы.

Россия көне искиткеч фейерверк белән тәмамланды.

Руфия ВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1267

Комментирование запрещено