Галидә яшәүче Фидаил һәм Рания Хәсәновлар үрентеләр хәстәрли (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (1)Үренте өчен яшелчә, чәчәк культураларының орлыкларын алдан үз йортында чәчәргә өлгермәгәннәр өчен борчыласы юк. Аларны Похвистнево районының Гали авылында яшәүче эшкуарлар — ирле-хатынлы Фидаил һәм Рания Хәсәновлар — һәр атна саен Камышлы район үзәге базарына китереп саталар.

Шимбә көнне ирем белән Гали авылында яшәүче Хәсәновларга юл алдык. Менә гөлләр үрентеләре үстерүчеләрнең йортларына килеп кердек. Ни күрик? Ул шау чәчәктә утыра! Һәм биредә әкияттәй матур итеп салынган ике катлы өй басып тора!

image (19)image (15) image (16) image (17) image (18)Йорт хуҗабикәсе Рания Иршат кызы Похвистнево районының Нугай авылында туып-үсә. 1990 елда Гали авылы егете Фидаил Нургаҗиян улы Хәсәновка тормышка чыга. Яшь пар Похвистнево шәһәрендә яши башлый, әмма озак түгел… Авыл тормышын сагынып, янә Галигә кайтып урнашалар алар. Биредә инде 16 ел гомер итәләр, помидор, кыяр, чәчәкләр үрентеләре, яшелчәләр үстереп саталар.

​Матур гаиләдә бер-бер артлы өч кыз-бала дөньяга килә. Алсуга инде 16 яшь тулган, игезәк булган Наилә белән Камиләгә — 14шәр. Кызлар да әти-әниләренә охшаганнар, уңган-булганнар, үрентеләр үстерергә ярдәм итәләр, тәмле ашлар һәм ризыклар әзерлиләр.

image27

image 28image image24 image26Күбесе авылда эш һәм акча юк, дип сукрана бүген. Тырышсаң, эшләсәң — яшәп була икән бит!

- Мин бик бәхетлемен: яраткан хәләл җефетем һәм сөекле кызларым бар, алар гүзәл чәчәкләр үстерәләр, — ди йорт хуҗасы Фидаил әфәнде.

image (1)image (3) image (4) image (5) image (6) image (7) image (8) image (9) image (10) image (11) image (12) image (13) image (14)Әйе, үзенең тормыш иптәшен чын-чынлап яратучы ир гаиләсеннән канәгать. Гомумән, Хәсәновлар
бер-берсен күз карашларыннан да аңлыйлар кебек. Сокланып карап тордым мин бу матур һәм тырыш парга. Яшьлектәге олы мәхәббәтләрен еллар үтү белән дә саклап кала алулары — зур бәхет, әлбәттә.

Сөбеханалла, Хәсәновлар бар яктан да үрнәк!

image (20) image (21) image (22) image (23) image30 image31Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Похвистнево районының Гали авылы — Камышлы район үзәге.

samtatnews.ru

Просмотров: 1600

4 комментариев

  1. Бик матур.молодцы

  2. Красотище,М О Л О Д Ц Ы !!!!

  3. ОЧЕНЬ КРАСИВО, ЗЕМЛЯКИ!!!!!!!!!!!

  4. КРА-СО-ТА!