Укып барам битләрен.
Һәрбер сүзе китабымның
Ачты күңелем бикләрен.
Адашкан уйны кайтарып,
Аңлатып, киңәш бирде.
«Ходай язган язмышларны,
Сабыр булып, үт»,- диде.
Күңелемнән чуп-чар очты,
Чәчәк атты чынбарлык.
Ни диеп күрми яшәлгән
Гүзәллекне шул чаклык.
Күңелем нур белән тулды,
Китап алам һәркайда.
Беләм, Ходаем янымда,
Бара торган юлымда.
Тирә-ягым да үзгәрде,
Хәтта кеше йөзләре.
Күздән салдырдың томанны,
Ачып күңел күзләрен.
Шатлыгымда, сагышымда
Булырбыз икәү бергә.
Ходай биргән бу бүләкне
Кадерләрмен гомергә.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
КОНТЕКСТ:
Җирле шагыйрә Наилә ханым Хөсәенованың Рамазан аена багышланган шигырьләре
Просмотров: 1034