9 июльдә Шенталы районы Татар Әбдекиендә II өлкә авыллары Сабан туе үтәчәк!

Сабан туе үтәчәк урын.

Сабан туе үтәчәк урын.

Минем авылым урнашкан
Татарстан чигендә,
Шенталының, Самарның
Иң матур бер җирендә.

Әбдеки әйбәт күренә
Карасу тау башыннан.
Еракларда яшәсәк тә
Күңелләр сиңа ашкына.

 
Кырларыңда икмәк үсә,
Чишмәләр бәреп чыга.
Җәйләрен җиләк җыябыз
Тәкә каенлыгында.
 
Яшәсен туган авыллар,
Беркайчан таралмасын.
«Кайтыр җирем калмады», — дип
Якташлар еламасын.
 
Мин ышанам, син яшәрсең,
Киләчәгең бар синең.
Син бит үзеңне яраткан
Уллар-кызлар үстердең!
 
И-их, Татар Әбдекие!
Бүтәкәле буена
Бөтенебез җыелырбыз
Синең Сабан туеңа!
 
Мәйданыбыз иркен, күңелләребез киң, бүләкләр затлы, ярышлар күп, артистлар атказанган, сәхнәбез су уртасындагы утрауда булачак. Бәйрәм бик шәп үтәр, дип өметләнәбез һәм кадерле кунакларны зарыгып  көтеп калабыз!
 
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы,
Шенталы районы.

КОНТЕКСТ:

Просмотров: 1496

Один комментарий

  1. Огромное спасибо организаторам этого грандиозного праздника, особенно Хабилю Хазиевичу Бикташеву и Лемаеву Александру Михайловичу.