19 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне
Танылган җырчы Салаватның “Шәфкать туташы” җыры миңа аеруча ошый. Анда:
Кар кызыдай килдең,
Төшләремә кердең,
Коткаручым булып нигәдер, — дигән сүзләр бар. Ә бит авырулар өчен шәфкать туташы чынлап та коткаручы. Үзәк хастаханәләр дистәләгән чакрым ераклыкта булган авылларда халык аның ярдәменә аеруча мохтаҗ. Безгә, медицина хезмәткәрләренә: “Син капкадан килеп керүгә үк хәлем яхшылана”, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Үз һөнәрен яраткан табиб дару белән генә түгел, ачык йөзе, тәмле сүзе белән дә дәвалый. Читать полностью