“Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында “Тукай форумы” да була / III Межрегиональный лагерь «Болгар – туган тел» стартует в Татарстане

tugan-telБүген “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумы башлана. Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырылган.

“Татар-информ” хәбәрчесенә “Сәләт”нең матбугат үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева шул хакта ачыклык кертеп, форумга хәзерге вакытта делегатларны Казаннан автобусларда озату эше бара, Болгарга якын районнардан үзләре килә, диде. Катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя: быел анда Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Казахстаннан 14-17 яшьлек 750 яшүсмер катнаша (былтыр 600 булган). Аерым алганда, Казахстан Республикасынна бу юлы 17 кеше килә. “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, Россиянең барлыгы 13 төбәгеннән җыелалар, әйдаман булып эшләячәк студентларны да кертеп, “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында 800 кеше катнаша.

Форум бүген эшли башласа да, аны ачу тантанасы 18енә сәгать кичке 5кә билгеләнгән. Ул тантанада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, язучы Рабит Батулла, Спас районы хакимияте җитәкчелеге катнашуы көтелә, шулай ук КФУның Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та чакырулы, диде әлеге чарада катнашачак Тимур Сөләйманов.

Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар уздыру, Болгар буенча сәяхәт кылу күздә тотыла.

Форумда мастер-класслар 3 профиль буенча корыла: лингвистика, тарих; ММЧ; мәдәният һәм сәнгать. Аларда катнашуга чакырылганнардан Разил Вәлиев, Фәрит Шаһиәхмәтов, Рәдиф Җамалетдинов, Ким Миңнуллин, Фаяз Хуҗин, Ренат Харис, Рабит Батулла, Римзил Вәлиев, Фәрит Бикчәнтәев, Гөлчәчәк Нәҗипова, Илшат Рәхимбай, Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Сәгыйтова һәм башка бик күп төрле даирә вазифаи затлар, галимнәр, матбугат һәм мәдәният-сәнгать әһелләре бар. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова “Сәләт”нең якын дусты, шуңа күрә аның килми калганы юк, бу юлы да көтәбез, диделәр форумны оештыручылар.

Быел форум территориясендә тавыш яздыру студиясе эшләтергә җыеналар. Кичке чара вакытында “Җәлил.FM” проекты кысаларында студия эшчәнлегенә көнлек нәтиҗә ясау күздә тотыла. “Татар теле лабораториясе” дә әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр дип күзаллана.

Форум ябылыр алдыннан 22се көнне булачак “Тукай форумы”на Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килергә теләк белдергән. Анысында яшүсмерләргә татар әдәбияты, мәдәнияте белән ныклап таныштыру каралган, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сәхнәдә сөйләү мөмкинлеге дә биреләчәк. “Тукай форумы”на да бик күп танылган кешеләр килүен көтәбез, диде бу мәсьәләдә Тимур Сөләйманов.

“Татар-информ”.

* * *

В Татарстане стартует III Межрегиональный лагерь «Болгар – туган тел», участниками которого станут более 750 детей и молодежных лидеров со всех районов республики и более 10 регионов России. Об этом сообщает Минмолодежи РТ.

Лагерь проводится Министерством по делам молодежи и спорту РТ, Министерством образования и науки РТ, Академией наук РТ и Фондом «Сэлэт». Он пройдет с 17 по 23 июня на территории палаточного лагеря Болгарского музея-заповедника.

Программа направлена на изучение татарской культуры, языка, а также освоение навыков практического использования языка в различных сферах жизни. Как рассказали организаторы, основной целью лагеря является формирование устойчивого интереса у молодого поколения к изучению истории и культуры родного края, привлечение внимания детей, молодежи и широкой общественности к вопросу сохранения татарского языка.

На протяжении смены в лагере будет работать «Лаборатория татарского языка», а 22 июня пройдет форум имени Габдуллы Тукая. Также запланированы мастер-классы с известными учеными, деятелями культуры и искусств и выдающимися общественными деятелями.

Для развития творческих и организаторских способностей будут проведены тренинги, мастер-классы и деловые игры по командообразованию.

В этом году на территории лагеря будет работать студия звукозаписи, где любой желающий сможет записать свою песню или стихотворение. На вечерних мероприятиях ежедневно будут подводиться итоги деятельности студии.

«Татар-информ».

Просмотров: 1258

Один комментарий

  1. Родной татарский язык является в Болгаре (Булгаре)основным языком ,языком предков и мы гордимся этим