Тукай турында фильм төшерүгә халыктан матди ярдәм сорыйлар

tukay«Р.И.Продакшн» киностудиясе бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган фильм төшерергә алынган. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына киностудиянең продюсеры һәм танылган кинооператор Рияз Исхаков хәбәр итте.

Фильмның икенче режиссеры Эдуард Вәлиев сүзләренчә, проектны алар бергә уйлап тапкан, идея авторы — Рияз Исхаков. Аны төшерү өчен алар халыктан акча җыярга ниятләгән. “Кертемнәр инде бар, боз кузгалды. Әмма әлегә без сайтыбызны инглиз телле аудитория өчен эшләдек һәм шуңа да акча кертүчеләрнең күбесе АКШ һәм Канаданың Таронто татарлары. Башкортстан татарлары да булыша башлады, Татарстаннан да ярдәм көтәбез”, — диде Эдуард Вәлиев.

Кинотасма татар телендә һәм нәфис фильм рәвешендә эшләнеләчәк. Аны төшерү шактый кыйммәткә төшәчәк. Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, актерлар эше һәм төшерү группасына артык күп акча тотылмаячак, әмма грим шактый зур чыгымнар сорый. Чөнки Тукай әсәрләренә нигезләнеп төшерә торган кинотасмадагы геройларны мөмкин кадәр чынбарлыкка якын итеп эшләргә тырышачаклар. Төшерү мәйданчыгы итеп Казан һәм Мәскәү сайланган.

“Фильм Габдулла Тукай турында гына түгел, ә аның әкиятләре, шигырьләре хакында да. Шагыйрьнең геройлары Тукайның үзе белән очрашачак. Сценарийны шулай ук бергәләп яздык, төп өлешен Рияз Исхаков иҗат итте”, — диде икенче режиссер.

Рияз Исхаков исә аңа төзәтмә кертеп: “Сценарийны Габдулла Тукай язган, мин аны кино өчен яраклаштырдым гына”, — ди.

Артистларга килгәндә, аларның составы билгеле, диярлек. Тик алар, сайтта тавыш бирү ярдәмндә, тагын бер кат сайланачак. “Халыкның киноны каравы гына түгел, аны төшерү процессында катнашуы да безнең өчен бик мөһим”, — диде Эдуард Вәлиев.

Персонажлар һәм фильм геройлары эскизларын ясаучылар арасында бәйге игълан ителгән. Әлегә 15ләп рәссам иҗади эшләрен юллаган. Алар арасында фоторәссам Алия Бәйрәмгулова алда бара.

Фильмның презентациясен Лос-Анджелес каласында уздырганнар һәм сайтны (http://tukayfilm.com) тәкъдим итү чарасы да шунда булган. Сайт әлегә латин хәрефләре белән бирелгән, якын арада аның кириллица варианты да гамәлдә булачак. Эдуард Вәлиев хәбәр итенчә, сайтның татар телендәге варианты эшләнеп беткән диярлек.

Киләчәктә әлеге фильмга багышланган китап чыгару да планлаштырыла.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1120

Комментирование запрещено