Сан ягыннан күп булмаган милләтем,
Бәя биргәндә синең зур кыйммәтең.
Җир йөзендә татар халкы булмаса,
Булыр идем мин бәхетсез, мин ятим.
Әгәр мин татар булмасам, белмәс идем беркемне -
Сәйдәшне, бөек Тукайны, Сара апаны, Гөлсемне,
Шиһабетдин Мәрҗәнине, легендар Һади Такташны,
Исәнбәтне, Гомәр Бәширне, Бакыйны, Исхакыйны.
Ишетмәс идем Илһамның моңлы, матур тавышын,
Аны ишетсәм, шатлык арта, кими кайгы-сагышым.
Олыларны хөрмәт иттем, тәҗрибә алдым, киңәштем.
Кечеләргә күңелемдәге байлыкларны өләштем.
Дөреслекне якладым, гүзәллекне мактадым,
Намусымны югалтмадым, иманымны сатмадым.
Ислам дине — хак, изге дин, татар теле — матур тел,
Үзем татар, динем ислам, шуңа шатлана күңел!
Минабетдин ШӘРӘФЕТДИНОВ.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1084