Дуслар китте… Калдым колын белән

iБөек Ватан сугышы башланга — 75 ел

Дуслар китте…

Калдым колын белән.

Күз тиюдән куркам мин аңа.

Сугышны ул бар дип тә белми,

Уйнар өчен килгән дөньяга.

Канатланган дуслар  —

                                 акбүз атлар

Эределәр кичке томанда.

Тынып калды тояк тавышы да,

Шпорлардан чыккан чыңнар да.

Әйе, улым, каты сугышларда

Җанын биргән атлар азмы соң?

Шуңадыр мин күрәм ат күзендә

Халкым моңын, илем язмышын.

Сугыш узар, исән калган дуслар

Сугарырлар талган атларын…

Җибәрерләр туган якларына

Минем кебек сагыну хатларын.

Дуслар китте…

Калдым колын белән,

Күз тиюдән куркам мин аңа.

Сугышны ул бар дип тә белми,

Уйнар өчен килгән дөньяга.

Мәрзия ФӘЙЗУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 981

Комментирование запрещено