Солдат хатлары

179(1)22 июнь — хәтер һәм сагыш көне

Саубуллаштылар…

Исендә һаман:

— Жиңеп кайтырбыз! —

                           дигән антлары.

Җиңү дә килде, тик үзе генә,

Тик үзе генә кире кайтмады.

Юксыналар да туган яклары,

Таңнар барыбер алдан атмады.

Ядкаре булып бер улы калды

Һәм калды тагын язган хатлары.

Шушы хатларны укыды кат-кат,

Һәрбер сүзенә кадәр ятлады.

Йокысыз күпме төннең шаһиты —

Күз яше сеңгән солдат хатлары.

Ничә ел буе борчып йөрделәр

Ишеккә килеп әрсез ятлары.

Тугры калырга көч бирде аңа

Мәхәббәт тулы солдат хатлары.

Булды аның да бу тол язмыштан

Боегып башын игән чаклары…

— Горур бул, җаным!—

                         дип дәшә һәрчак

Саргаеп беткән солдат хатлары.

Нур ӘХМӘДИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1037

Комментирование запрещено