Самар җире — Булгар чиге

img644Урыс шәүләсендә һаман

Яшибез бит әле без.

Урыслаша барып тәмам

Мескенләшә хәлебез.

Фикерлибез урысча без,

Телебез ярты-порты,

Бөек Булгар җирләребез -

Хәзер бит урыс йорты.

Түбән Булгар дип аталган

Туган як — Самар җире,

Урта Идел үз ярында

Бикләгән илнең чиген.

Мөрем дигән шәһәре дә

Яшәгән гөлгә чумып,

Мангол явы мәшһәрен дә

Саклаган канга тузып.

Батырларча каршы торган

Унөч ел дәвамында,

Батый гаскәрләрен турап

Сок елга тамагында.

Тимур явын каршы алган

Патша тавы янында,

Батырлары башын салган

Урта Идел ярында.

Ике йөзләп чакрымның

Әйләнә-тирәсендә

Биш йөз меңлек яу кырында

Августның иртәсендә.

Мөселманнар берсен-берсе

Суеп җиргә түшәгән.

Җир-Ана да ничек итеп,

Канга батып түзәлгән?!

Булгар җире чишмәләре

Тарихның күз яшедер.

Саклый Идел хикмәтләрен

Җигуле-Тау яшереп.

Ханбикәбез Сәмәрә дә

Шушы җирләрне сөйгән,

Идел буе эргәсендә

Кара кайгыда көйгән.

Патша тавының башыннан

Тарих моңаеп карый,

Халкыбызның язмышына

Моңсыз йомгаклау ясый.

Безнең халык үткәннәргә

Күз сала беләме соң?!

Уз тарихын мыскыллауга

Һаман да түзәме соң?!

Урыслаша барып һаман

Теле юкка чыкканын,

Беләме соң үзе тәмам

Урыс була язганын?!

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1355

2 комментариев

  1. Сезнен таарихи язмаларыгызны укып барабыз. Рэхмэт.

  2. Самара жире -Булгар чиге тугел, Самара жире — Болгар жире.