Озын гомер даруы

iИт, май, конфет ашама,

Чәйне эчегез шикәрсез.

Җимеш, җиләк ашасагыз,

95кә җитерсез.

Рәхмәт яусын үзбәкләргә,

Безгә җимеш китерә,

Шунысы гына ошап бетми -

Бәяләр зур сикерә.

Каптым дару, әзрак ару дип,

Күңелеңне юатма,

Йомшак мендәрләрдә ятып,

Сырхау сазына батма.

Табиблар куша йөрергә,

Ятмаска, йөгерергә.

Гыйнвар аенда боз ватып -

Иделдә су керергә.

Тавыклар да усалланды,

Кешегә грипп китерә.

Тавык гриппы шундый көчле,

Бер сугуда үтерә.

Сез кемнәрдән куркасыз, дип

Сорау булса халыктан,

Халык әйтер: бүредән тугел,

Без куркабыз тавыктан.

Инфаркт йөрәкне чеметә,

Рак ашый тере тәнне,

Исән кешенең тере тәне,

Күрәсең, бигрәк тәмле.

Рак, инсультка, явыз ракка

Нинди дару табарга?

Иртән торгач, кәбестә ашап

Чабарга да, чабарга.

Минабетдин ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

 

Просмотров: 1152

Комментирование запрещено