Розалия ГАФУРОВА: «И-их, гомер! Мәктәпне тәмамлаганга да 40 ел узып киткән икән…»

 Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Ничек тиз узасың син, гомер… Сиздерми-сиздерми генә алтмышы да килеп җитә икән… Күпме бу, азмы? Кем үлчәгән инде аны? Бу фани дөньяның хикмәтләренә кем ахыргача төшенеп бетә алган?..

Үткән гомер искән җилдәй шул. И-их, бигрәк тиз узасың инде, гомеркәй, дип юанасың гына. Еллар үткән, безнең чәчләргә дә чал төшкән. Күз томалардай кайгы-хәсрәтләр дә булган, шатлык-сөенечләр дә озак тоткарламаган. Күргән-кичергәннәр тик истәлекләр генә булып калалар…

Әле кайчан гына тәпи атлап йөреп китәсең, аннан да зур куаныч юк инде балага. Аннан тәүге тапкыр мәктәпкә барулар… Өстемә матур яңа күлмәк киеп, чәчкә бәйләмнәре белән йөгерә-йөгерә чыгып киткәнем әле дә исемдә. Әле бу хәл кичә генә булган төсле тоела күңелгә.

Парта артында дәрес тыңлап утырулар тагын… Апалар тема аңлатканда «запискалар» язышып утыру дисеңме. Язын хыялга бирелеп, кайбер нәрсәләрне ишетми калуларны әйтмим дә инде. Апалар орыша тора, ә без һаман шаярабыз…

Яратып, көтеп алган дәресебез — татар әдәбияты. Аны Фатыйма апа Минһаҗева укыта иде. Ул безнең сыйныф җитәкчебез дә булды.

Һәр уку елы тәмамлану белән без, мәктәп укучылары, урманга бара идек. Әлбәттә, укытучы апа-абыйларыбыз белән берлектә. Мондый походлар безнең сыйныфны тагын да берләштерә иде.

Урманга барасы көн билгеле булгач та, тотынасың җыенырга: күмәч аласың, йомырка пешерәсең, чәй кайнатып куясың. Хәзерге кебек кибетләрдә лимонадлар да, тәмле сулар да юк иде шул.

Шулай китәбез күмәкләшеп, дүрт чакрым араны җияү үтәбез, арымыйбыз да. Урманда командаларга бүленеп «Аҗаган» («Зарница») уенын уйный идек. Без, кечкенәләр, погоннарны бер-ике җепкә генә тагып куябыз, ә олырак яшьтәгеләр нык иттереп тегәләр. Башта командаларны эзләп табырга кирәк, аннан соң көрәш тотына. И-их, күңелле дә иде соң! Кем җиңә, кемдер җиңелә, һәрбер командага баллар куела. Укытучылар безнең ише кечкенәләрне яклаган да булалар. Ә 1 сентябрьдә шушы уенга нәтиҗә ясап, грамоталар бирәләр.

Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә иде, ә берсе турында тәфсилләбрәк язарга телим…

Майның соңгы көннәре иде. Без җыелышып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык. Җырламаган җырлар калмады, шаярдык, көлдек. Бу юлы без зурлар идек инде. «Аҗаган»да җиңдек, ә укытучыларыбыз командаларның балларын тигезләделәр.

Табигать кочагында уйнадык, ул да безнең белән шатлангандай тоелды безгә.  Тирә-як ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндие генә юк, матур итеп кошлар сайрый. Бөтен җирдә матурлык хөкем сөрә.

Уеннар тәмамлангач, көлгә бәрәңге күмеп пешердек. Аның тәмлелеге әле дә авызымда, аны бернигә дә тиңләп булмый. Шулай итеп көлдә пешкән бәрәңгене авызыбызны пешерә-пешерә, тозлап ашадык. Тамак туйгач, рәхәтләнеп ял иттек: кем чишмәдән су алып килде, кем чәчәкләр җыйды.

Шулай көннең кичкә авышканын сизми дә калдык. Әкрен генә көзен җылы якка китә торган кошлар кебек, төзелешеп кайтыр юлга чыктык. Һәрбер сыйныф укытучылары белән аерым-аерым  аккошлар кебек кайтабыз. Искитмәле матур тамаша! Менә нинди матур булган минем балачак-яшьлек елларым. 

Шушы ял итүләр әле кичә генә булып узган төсле күңелгә… Балачактагы вакыйгаларның берсе дә онытылмый шул. И-их, яшьлек, гүзәл яшьлек, тиле яшьлек… Күнелләр саф, дөнья рәхәт, сулыш алу иркен иде…

Хәзер инде мәктәпне тәмамлаганга да 40 ел узып киткән икән. Быел 30 июльдә сыйныфташлар белән очрашу булачак. Ул ничек үтәр, сабакташларым үзгәргәнме, алар бүген ниндирәк икәннәр соң? Беренче тапкыр күрешкәндәй хисләр кичерәм: шатланам да, әзрәк дулкынланам да… Барысын да күрәсе килә! Очрашкач, әлеге чарабыз турында тагын язып чыгармын, Аллаһы боерса.

Хәзер инде үзем, Яңа Ярмәк клубының мөдире буларак, ел саен авыл балаларын походка алып чыгам. Әмма урманга бармыйбыз, су буена гына.

Балалар походны сагынып көтеп алалар. Быел да су буенда учаклар ягып, бәрәңге, уха пешердек, төрле кызыклы уеннар уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.

Поход — поход инде ул, бар дөньяңны онытасың, рәхәт!

Әй, су буе, су буе,

Су буенда таллар куе,

Талларында кошлар туе,

Кайтып булмый көне буе!

Менә шулай бүген дә балачактагыдай җәй айларының матурлыгын күреп калырга тырышам.  Яшәү күңелле. Исән генә булыйк инде, дөньялар тыныч булсын!

 Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1391

Комментирование запрещено